Россия баш диетологы җәйгә ябыгу өчен киңәшләр белән уртаклашты
13 мая 2019
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Җәйгә ябыгу өчен кечкенә тәлинкәдән ашарга һәм суыткычтан ераграк булырга кирәк. Бу турыда Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш диетологы Виктор Тутельян хәбәр итте, дип яза «Интерфакс».
«Кечкенә генә хәйлә бар. Мәсәлән, аш бүлмәсендә түгел, башка бүлмәдә ашарга кирәк. Сезнең аш бүлмәсендә суыткычыгыз янәшәдә. Әгәр барырга икән - бу инде ялкаулык. Аннары ризык күп булып тоелсын өчен кечкенә тәлинкәләрдән дә ашарга кирәк әле. Бу психологик хәйләләр», — дип сөйләде диетолог.
Ул шулай ук сосиска, сардельки һәм колбасалар ны рационнан алырга киңәш итте, чөнки аларда май күп, яшелчә һәм җиләк-җимеш өстәргә кирәк. Икмәкне бөртеклеләр кушылган яки эре итеп тарттырылган оннан пешерелгәнен ашау мәслихәт.
"Ашыкмыйча ашагыз. Без бит сезнең белән беләбез реаль һәм психологик туклану аермасы -20-25 минут. Аңлы рәвештә акрынрак ашау кыен, чөнки син ач һәм барысы да берьюлы ашыйсы килә. Әгәр кечкенә тәлинкәгә яшел тәмләткечкә күбрәк салсаң, син ашыкмыйча ашаганчы, 20 минут вакыт уза", - диде Виктор Тутельян.
Аның сүзләренә караганда, шулай ук рационнан кондитер эшләнмәләрен төшереп калдырырга һәм кулланыла торган шикәр күләмен чикләргә кирәк.
("Татар-информ")

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
АБД-дом там, где мы
АГРО-РОСТ
ИДЕЛЬ списание долгов
КАН АВТО
КОЛЬЦО
ЛОТОС-МЕД
Мастерская Мустаевой
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Профсоюз ОАО "Татнефть"
СОЛИДКОРМ
ТАНК
ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)