Рөстәм Миңнеханов республика халкын Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән котлады
8 июля 2020
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
аиләләр төрле була, әмма гаилә бәхете рецепты барысының да диярлек бертөсле: бер-береңне ярату һәм барлык проблемаларны бергә хәл итү. Бу уңайдан Instagram социаль челтәрендәге битендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республика халкын Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән котлады.
«Гаилә - һәр кеше тормышында иң мөһиме. Гаиләләр төрле була, әмма гаилә бәхете рецепты барысының да диярлек бертөсле. Иван Васильевич һәм Анна Прохоровна 60 елдан артык мәхәббәт һәм татулыкта яши – ике кыз тәрбияләп үстергәннәр, хәзер оныкларына һәм оныкчыкларына сөенеп яшиләр. Аларның тормышы Түбән Кама белән тыгыз бәйләнгән – Иван Васильевич яңа шәһәр салуга килгән төзүчеләрнең беренче отряды составында була», - диде ТР Президенты.
«Шул ук – бер-береңне ярату һәм барлык проблемаларны бергә хәл итү рецепты Балтач районыннан биш бала әти-әнисе булган Фирая Муллаҗан кызы һәм Булат Бакый улы Зыятдиновлар гаиләсендә дә. Казаннан Хафизовлар гаиләсе әле яшьрәк, әмма алар өчен дә гаилә нигезендә – ышаныч һәм үзара ярдәм тора», - дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.
Котлау ахырында Татарстан Президенты чын мәхәббәт кешеләрне чын-чынлап бәхетле итә, диде һәм барысына да бер-берләрен хөрмәт итеп, гаилә бәхетен саклауларын теләде.
8 июльдә Россиядә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә. Бу көнне Рус Православие Чиркәве элек-электән Русьтә гаилә һәм никахны яклаучылар дип саналган изгеләр кенәз Петр һәм княгиня Феврония Муромскийларны искә ала. 2008 елдан бәйрәм гомуммилләт дәрәҗәсендә билгеләп үтелә.
"Татар-информ"

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Ассоциация "Семена Татарстана"
Мебельная территория
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ООО «Пестречинка»
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Финпром
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Вот такие окна"
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)