Рөстәм Миңнеханов: Укытучы булу җиңел түгел, мин була алмас идем
4 октября 2019
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Казанның Ленин исемендәге Мәдәният сараенда Халыкара Укытучылар көненә багышланган тантана узды. Мәгариф хезмәткәрләрен ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов тәбрикләде. "Укытучы булу җиңел түгел, мин була алмас идем, мәсәлән. Бу һөнәр сабырлык, гел үрнәк булуны, зур көч, тырышлык сорый. Сезгә зур ихтирам белән бәйрәм белән котлыйм", - диде ул.
"Укытучы - иң мөһиме. Укытучы һөнәре иң мәртәбәле, хөрмәтле, лаеклы һөнәр. Бүген бу залга үз һөнәренең осталары җыелган. Фидакарь хезмәтегез өчен ихлас күңелдән рәхмәтемне җиткерәм", - дип мөрәҗәгать итте Миңнеханов.
Президент Татарстанның берничә ел Россиядә төрле күрсәткеләр буенча лидерлар өчлегендә булуын билгеләп узды. Ул татарстанлыларның Ворлдскиллс чемпионатында җиңүләргә ирешкәнен искәртте."Сезнең хезмәтегез монда зур, зур рәхмәт", - диде.
Рөстәм Миңнеханов XXI гасыр укытучысы яңа бурычларга, каршылыкларга тиз ияләшә торган белгеч булырга тиешлеген ассызыклады. "Безнең гомуми бурыч - укытучыны заманча фикерле, компетент педагог итеп күрсәтү", - диде. Бүген полилингваль белем, цифрлы мәгарифкә өстенлек бирелүен искәртте.
Президент укытучыларның республиканың социаль-икътисади үсештә саллы өлеш кертүен билгеләп үтте. "Авыр хезмәтегездә иминлек, уңышлар, яхшы кәеф телим", - дип төгәлләде ул чыгышын.
Чыгышыннан соң Президент дәүләт бүләкләре тапшырды. Шулар арасында "Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен" орден медале белән Казан педагогик көллияте директоры Анфиса Җәләлова, Татарстан мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Илсур Һадиуллин бүләкләнде.
("Татар-информ")

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
АБД-дом там, где мы
АГРО-РОСТ
ИДЕЛЬ списание долгов
КАН АВТО
КОЛЬЦО
ЛОТОС-МЕД
Мастерская Мустаевой
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Профсоюз ОАО "Татнефть"
СОЛИДКОРМ
ТАНК
ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)