Рөстәм Миңнеханов: Электрон хөкүмәт системасын үстерергә Сингапурдан өйрәндек
20 сентября 2018
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Татарстан Сингапурның инновацияләр өлкәсе белән кызыксына, чөнки мәгълүмати-коммуникацион технологияләр республикада өстенлекле юнәлешләрне берсе булып тора. Бу фикерне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Сингапурга эшлекле сәфәре вакытында әйтте. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Без Сингапурда күп нәрсәгә, шул исәптән электрон хөкүмәт һәм халыкка электрон хезмәт күрсәтү системасын үстерергә өйрәндек. Мәгълүмати-коммуникацион технологияләр һәм инновацияләр үстерү өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора», — диде Р.Миңнеханов.
Республика башлыгы Сингапур белән элемтәләрне киңәйтү зур әһәмияткә ия, диде. «Без хезмәттәшләребездән өйрәнергә оялмыйбыз һәм иң яхшы дөнья стандартларын, Россия һәм дөньякүләм тәҗрибәне, шул исәптән Сингапурныкын да өйрәнәбез», — диде Р.Миңнеханов.
Аның өчен дәүләт учреждениеләре, шул исәптән Дәүләт хезмәте комиссиясе (Public Service Comission), Сингапур Коммуникация һәм мәгълүматлаштыру министрлыгына һәм Our Tampines Hub Халыкка хезмәт күрсәтү үзәгенә экскурсия үткәрделәр. Татарстан Президенты, үз чиратында, республикада кадрлар әзерләү мәсьәләсе өстенлекле юнәлешләрнең берсе диде.
«Татарстанда барлык дәрәҗәдәге дәүләт хезмәткәрләрен – 1 нче разрядлы белгечтән алып Хөкүмәт әгъзасына кадәр укыту системасы бар. Ел саен Татарстанда 3 меңнән артык дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр укулар уза һәм квалификация күтәрә», — диде Р.Миңнеханов.
Татарстан Президенты Сингапур коммуникация һәм мәгълүматлаштыру министры Ишфаран әфәнде белән сөйләшүләр үткәрде. Очрашу башында Татарстан Президенты Сингапур компанияләренең Иннополис проектын гамәлгә ашырганда катнашуын искәртте.
("Татар-информ")

Башка яңалыклар
Шәрехләмә
0
Шәрехләмә калдыру
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
АБД-дом там, где мы
АГРО-РОСТ
ИДЕЛЬ списание долгов
КАН АВТО
КОЛЬЦО
ЛОТОС-МЕД
Мастерская Мустаевой
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Профсоюз ОАО "Татнефть"
СОЛИДКОРМ
ТАНК
ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)