Ведущие "Болгар радиосы"
МЕНЮ
РАДИО ЕШЛЫКЛАРЫ
Азнакай
107,1 FM
Аксубай
104,3 FM
Актаныш
103,1 FM
Апас
104,4 FM
Әбсәләм
105,3 FM
Әлмәт
92,9 FM
Базарлы матак
107,1 FM
Балык бистәсе
104,9 FM
Баулы
107,5 FM
Биләр
101,7 FM
Болгар
106,0 FM
Бөгелмә
101,7 FM
Буа
100,3 FM
Зәй
106,6 FM
Кадыбаш
105,2 FM
Казан
91,5 FM
Кайбыч
106,1 FM
Кама тамагы
71,51 FM
Кукмара
107,9 FM
Лениногорский
102,1 FM
Мамадыш
106,2 FM
Минзәлә
107,3 FM
Мөслим
100,0 FM
Нурлат
104,7 FM
Олы Әтнә
71,42 FM
Сарман
107,8 FM
Теләче
106,1 FM
Түбән Кама
102,6 FM
Чирмешән
107,7 FM
Чистай
103,0 FM
Чүпрәле
91,0 FM
Шәмәрдән
102,3 FM
Яңа чишмә
107,0 FM
Яр Чаллы
105,5 FM
ЭФИРДА
Эфирны тыңлау
Эфирны карау

Рөстәм Миңнеханов Балык Бистәсенең Яңавыл авылы мәчетендә булды

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Балык Бистәсе районына эш сәфәре кысаларында Яңавыл авылы мәчетендә булып китте. Бу хакта ТР Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Биредә Рөстәм Миңнехановны һәм Татарстан Премьер-министры урынбасары – Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтовны, шулай ук аларны озата килүче башка рәсми затларны Балык Бистәсе имам-мөхтәсибе Рамазан хәзрәт Хисаметдинов каршылады.

Президент һәм имам бер-берсенә истәлекле бүләкләр тапшырды: Миңнеханов хәзрәткә Коръән китабы тапшырылды, ә хәзрәт районның атаклы кул остасы 89 яшьлек Хәбибулла абзый Хәбибуллин бәйләгән чып-чын чабаталар бүләк итте.  Хәзрәтнең бүләге республика башлыгының күңеленә хуш килде һәм ул "ярты сәгать эчендә бер чабата үрә алган" үзенең әтисе турында шәхси җылы истәлекләре белән уртаклашты.

Рөстәм Нургалиевич мәчетнең эчке һәм тышкы яктан күркәм булуын искәртеп үтте. Имам җавап кайтарып, мәчетне төзүчеләр һәм аеруча аның эчке бизәлешенә үзенең күп тырышлыкларын керткән штукатур-маляр булып эшләүче алтын куллы остабикә Алсу ханым Камалиеваның хезмәтен билгеләп үтте. Бу уңайдан кунаклар ТР эшче профессияләр елының әһәмиятен билгеләп узды.

Яңавыл авылы мәчете үз ишекләрен 2018 елның 22 июлендә ачып җибәрә. Мәчет проектының нигезе итеп Казандагы "Мәрҗани" мәчетенең төп бинасы сызымнары алынган. Бинада 100 кешелек намаз залы, кухня, имам кабинеты, тәһарәт алу бүлмәләре урнашкан.

("Татар-информ")
Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
Баннер в футере
ООО "Сельхозснаб"
ООО "Сельхозснаб"
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Ассоциация "Семена Татарстана"
Ассоциация "Семена Татарстана"
Мебельная территория
Мебельная территория
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ООО «Пестречинка»
ООО «Пестречинка»
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Финпром
Финпром
ООО «ДаМилк-Агро»
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Вот такие окна"
Компания "Вот такие окна"
Компания "Сабинские окна"
Компания "Сабинские окна"