Рөстәм Миңнеханов Магнитогорск шәһәренә эш сәфәренә килде
1 октября 2018
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Магнитогорск шәһәренә килде. Бу хакта Президентның матбугат үзәге хәбәр итә.
Магнитогорск аэропортында Рөстәм Миңнехановны Чиләбе өлкәсе Губернаторы Борис Дубровский, Магнитогорск шәһәре башлыгы Сергей Бердников, "Магнитогорск металлургия комбинаты" ГАҖ Директорлар советы рәисе Виктор Рашников һәм башка рәсми затлар каршы алды.
Эш сәфәрендә Татарстан Президенты "Магнитогорск металлургия комбинаты"нда булырга җыена. Анда аңа домна мичләрендә метал коюны, калай-прокат цехында калын калай җитештерүне күрсәтәчәкләр.
Аннары Магнитогорск шәһәренең Халыклар дуслыгы йортында Рөстәм Миңнеханов Чиләбе өлкәсенең татар җәмәгатьчелеге активы белән очрашачак. Шуннан соң Магнитогорскига нигез салучыларга багышланган "Беренче палатка" һәйкәленә чәчәкләр салу булачак.
Эш сәфәре азагында Президент Чиләбе өлкәсе Губернаторы Борис Дубровский белән очрашырга ниятли. Очрашуда алар төбәкләр арасындагы хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләре турында фикер алышачаклар.
2017 елда Татарстанның Чиләбе өлкәсе белән товаралмашы 35,3 млрд сум күләмендә башкарылган.
("Татар-информ")

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Ассоциация "Семена Татарстана"
Мебельная территория
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ООО «Пестречинка»
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Финпром
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Вот такие окна"
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)