Рөстәм Миңнеханов Истанбулда татар җәмгыяте активы белән очрашты
16 мая 2019
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасына эш сәфәре кысаларында Истанбулда татар җәмгыяте активы белән очрашты. Очрашуда шулай ук Россиянең Истанбулдагы Генераль консулы Андрей Подъелышев, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев һәм башкалар катнашты, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Очрашу барышында төрле мәсьәләләр күтәрелде, шул исәптән Төркия татарларына Россия гражданлыгы бирү, Мәрмәр университеты каршындагы Каюм Насыйри институты үзәге булдыру һәм Төркия гражданнары өчен виза режимын гадиләштерү мөмкинлеге дә.
Рөстәм Миңнеханов татар җәмәгатьчелеге вәкилләренә үз гореф-гадәтләренә сакчыл караш, телне һәм мәдәни үзенчәлекләрне саклап калулары өчен рәхмәт белдерде.
«Сез озак еллар Төркиядә яшисез, әмма Татарстан белән элемтәдә торасыз. Бу бик сөендерә. Яңгыраган мәсьәләләрне бергә хәл итәчәгебезгә ышанам», - диде Президент.
Соңыннан Рөстәм Миңнеханов "Идел — Урал" оешмасы активистларына ТР Президенты Рәхмәтләрен тапшырды.
("Татар-информ")

Башка яңалыклар
Шәрехләмә
0
Шәрехләмә калдыру
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
АБД-дом там, где мы
АГРО-РОСТ
ИДЕЛЬ списание долгов
КАН АВТО
КОЛЬЦО
ЛОТОС-МЕД
Мастерская Мустаевой
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Профсоюз ОАО "Татнефть"
СОЛИДКОРМ
ТАНК
ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)