Баннер в шапке
МЕНЮ
РАДИО ЕШЛЫКЛАРЫ
Азнакай
107,1 FM
Аксубай
104,3 FM
Актаныш
103,1 FM
Апас
104,4 FM
Әбсәләм
105,3 FM
Әлмәт
92,9 FM
Базарлы матак
107,1 FM
Балык бистәсе
104,9 FM
Баулы
107,5 FM
Биләр
101,7 FM
Болгар
106,0 FM
Бөгелмә
101,7 FM
Буа
100,3 FM
Зәй
106,6 FM
Кадыбаш
105,2 FM
Казан
91,5 FM
Кайбыч
106,1 FM
Кама тамагы
71,51 FM
Кукмара
107,9 FM
Лениногорский
102,1 FM
Мамадыш
106,2 FM
Минзәлә
107,3 FM
Мөслим
100,0 FM
Нурлат
104,7 FM
Олы Әтнә
71,42 FM
Сарман
107,8 FM
Теләче
106,1 FM
Түбән Кама
102,6 FM
Чирмешән
107,7 FM
Чистай
103,0 FM
Чүпрәле
91,0 FM
Шәмәрдән
102,3 FM
Яңа чишмә
107,0 FM
Яр Чаллы
105,5 FM
ЭФИРДА
Эфирны тыңлау
Эфирны карау

Рөстәм Миңнеханов «Иннопром-2019» күргәзмәсе кысаларында очрашулар үткәрәчәк

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Иннопром-2019» күргәзмәсе белән танышырга, шулай ук берничә эшлекле очрашу үткәрергә ниятли. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Президентының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«Күргәзмә кысаларында Рөстәм Миңнехановның берничә очрашуы планлаштырыла. Әйтик, ТР Президенты «Джошкуноз Холдинг» компаниясе генераль директоры Эрдем Аджай белән очраша. Аннары Рөстәм Миңнеханов Россия сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров белән Төркия сәнәгать һәм технологияләр министры Мостафа Варанк очрашуында катнашачак», - дип искәрттеләр матбугат хезмәтендә.

Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов «Сәнәгый партнерлык: яңа бурычлар һәм проектлар» Россия-Төркия сәнәгать форумының пленар сессиясендә чыгыш ясарга ниятли. Шулай ук Татарстан Президенты катнашында «РариТЭК Холдинг» АҖ һәм Төмән өлкәсенең «Газинвестпроект» ҖЧҖ арасында килешү имзаланыр дип көтелә.

«Иннопром-2019» күргәзмәсе быел «Цифрлы җитештерү: интеграцияләнгән карарлар» дигән темага багышлап үткәрелә. Күргәзмә сиксәннән артык илнең (Көньяк Корея, Кытай, Франция, Италия, Австрия, Япония һ.б.) компанияләрен берләштерәчәк.

Татарстан күргәзмәдә республиканың цифрлаштыру өлкәсендәге казанышлары урын алган стенд белән тәкъдим ителгән. Аерым алганда, республика мәйданчыгында «Казан моторлар төзү берләшмәсе», «Эйдос-Робототехника», «Зарница» компанияләре, «Элекон» заводы үрнәкләре белән танышырга мөмкин.

("Татар-информ")
Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
Баннер в футере
ООО "Сельхозснаб"
ООО "Сельхозснаб"
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Ассоциация "Семена Татарстана"
Ассоциация "Семена Татарстана"
Мебельная территория
Мебельная территория
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ООО «Пестречинка»
ООО «Пестречинка»
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Финпром
Финпром
ООО «ДаМилк-Агро»
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Вот такие окна"
Компания "Вот такие окна"
Компания "Сабинские окна"
Компания "Сабинские окна"