Ведущие "Болгар радиосы"
МЕНЮ
РАДИО ЕШЛЫКЛАРЫ
Азнакай
107,1 FM
Аксубай
104,3 FM
Актаныш
103,1 FM
Апас
104,4 FM
Әбсәләм
105,3 FM
Әлмәт
92,9 FM
Базарлы матак
107,1 FM
Балык бистәсе
104,9 FM
Баулы
107,5 FM
Биләр
101,7 FM
Болгар
106,0 FM
Бөгелмә
101,7 FM
Буа
100,3 FM
Зәй
106,6 FM
Кадыбаш
105,2 FM
Казан
91,5 FM
Кайбыч
106,1 FM
Кама тамагы
71,51 FM
Кукмара
107,9 FM
Лениногорский
102,1 FM
Мамадыш
106,2 FM
Минзәлә
107,3 FM
Мөслим
100,0 FM
Нурлат
104,7 FM
Олы Әтнә
71,42 FM
Сарман
107,8 FM
Теләче
106,1 FM
Түбән Кама
102,6 FM
Чирмешән
107,7 FM
Чистай
103,0 FM
Чүпрәле
91,0 FM
Шәмәрдән
102,3 FM
Яңа чишмә
107,0 FM
Яр Чаллы
105,5 FM
ЭФИРДА
Эфирны тыңлау
Эфирны карау

Рөстәм Миңнеханов Идел Болгарстанында ислам дине кабул ителү көне белән котлады

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика халкын Идел Болгарстанында ислам дине кабул ителү көне белән котлады. Бу турыда Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итте.

«Сезне республикабыз, татар халкы өчен зур әһәмиятле, истәлекле вакыйга — Идел Болгарстанының Ислам динен рәсми кабул иткән көне уңаеннан котлыйм.

Урта Идел буенда ислам тугызынчы гасырның икенче яртысында ук тарала башлый, мондагы рухи җирлектә тамыр җәя.  922 елда Алмыш илтәбәр җитәкчелегендәге болгарлар аны, Багдад хәлифе әл-Моктадир илчелегенең турыдан-туры катнашы белән, дәүләт дине буларак кабул итә. Бу хәл халкыбызның үсеш юлын сайлавына, дәүләтчелеге һәм милли аңы формалашуга гаять җитди йогынты ясый.

Ул шанлы чорлардан унбер гасырга якын вакыт узгач, Татарстан АССР төзелгәнгә 100 ел тулу бәйрәм ителә торган елда, без барыбыз да Аллаһ Тәгаләгә ихластан күңел баглап, мөселман дөньясының бөек казанышлары белән бәйләнешебезне тоюдан һәм борынгы бабаларыбызның игелекле гамәлләреннән горурлык хисләре кичереп, шул олуг вакыйгаларны хәтердә яңартабыз, туган республикабыз — Татарстанның һәм бөек Россиянең иминлегенә дога кылабыз, күренекле дин галимнәре һәм  дин эшлеклеләренең кыйммәтле мирасы белән танышабыз.

Яңарыш кичергән Болгарның нәкъ үзәгендә гаҗәеп матур Ак Мәчет төзелде, мөселман дин белеме бирү өлкәсендә күренекле уку йорты буларак көннән-көн таныла барган Болгар ислам академиясе ачылды. Болар тарихи гаделлекне торгызу, шуның белән бергә Хәнәфи мәзһәбе традицияләрендә киләчәк үсешебезнең, милләтара һәм динара татулыкның нигезен тагын да ныгыту юнәлешендә мөһим адым булды.

Эпидемия белән бәйле вазгыять яхшырганнан соң татарстанлылар, шулай ук күп кенә ватандашларыбыз Бөек Болгарның борынгы ташлары шаһит булган данлы үткәнебезгә тирән ихтирам белдереп, бабаларыбыз истәлеген тантаналы төстә яд итә алыр дип ышанам.

Һәрберебез бу бәйрәмне ихлас дога, изге эшләр белән каршы алсын!

Сезгә чын күңелдән тынычлык, муллык, бәхет телим. Аллаһ берәүне дә рәхмәтеннән ташламасын!» диелә мөрәҗәгать текстында.

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
Баннер в футере
ООО "Сельхозснаб"
ООО "Сельхозснаб"
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Ассоциация "Семена Татарстана"
Ассоциация "Семена Татарстана"
Мебельная территория
Мебельная территория
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ООО «Пестречинка»
ООО «Пестречинка»
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Финпром
Финпром
ООО «ДаМилк-Агро»
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Вот такие окна"
Компания "Вот такие окна"
Компания "Сабинские окна"
Компания "Сабинские окна"