Россиядә мәктәп укучыларын кайнар ризык белән тәэмин итү буенча киңәшләр әзерләделәр
«Россия Федерациясе Президентының Федераль Җыенга Юлламасын тормышка ашыру кысаларында, без белем бирү оешмаларында укучыларны кайнар ризык белән тәэмин итүне оештыру буенча методик киңәшләр һәм балаларны тукландыруны оештыруга ата-аналар һәм җәмәгать контролен оештыру тәртибен эшләдек», — диде Роспотребнадзор башлыгы Анна Попова гаилә һәм балаларны яклау өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру буенча киңәшмәдә.
РФ Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга еллык Юлламасында, киләсе уку елыннан башлап, Россиянең барлык башлангыч сыйныф укучыларын бушлай кайнар ризык белән тәэмин итү бурычын куйды.
«Без балаларның мәктәптә тукланырга, башлангыч сыйныфларда 100 процент кайнар ризык белән тукланырга тиешлеген истә тотабыз», — диде Попова.
Баштарак «Татар-информ» ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның республика мәктәпләрендә кайнар ризык мәсьәләсен аерым контрольгә алырга кушуын язган иде.
"Татар-информ"
Фото: Владимир Васильев
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)
Этот сайт использует cookie-файлы, в том числе собираемые системами аналитики «Яндекс.Метрика» и LiveInternet - для сбора и хранения данных в целях улучшения работы сайта и анализа трафика. Подробнее - в Политике cookie и Политике обработки персональных данных.
Настройка cookie
Нужны для работы сайта, безопасности, оформления заказа и сохранения выбранных настроек cookie. Эти файлы нельзя отключить.
Помогают запоминать выбранные настройки сайта: язык, регион, параметры интерфейса и другие удобные функции.
Помогает понимать, как посетители используют сайт, какие страницы открывают и как можно улучшить работу сайта.
Яндекс.Метрика и LiveInternet запускаются только после включения статистики или выбора «Принять все».
Используется для рекламных пикселей, ретаргетинга, оценки эффективности рекламы и персонализации предложений.
