Россиядә электрон паспортларның нинди булачагы билгеле
29 января 2020
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Россия гражданинының электрон паспорты хәзерге чит ил паспортындагы кебек чиплы банк картасын хәтерләтәчәк. Бу хакта РФ Эчке эшләр министрлыгының миграция мәсьәләләре буенча Баш идарәсе җитәкчесе полиция генерал-майоры Валентина Казакова сүзләренә сылтама белән «Известия» газетасы яза.
Карточкада фотография, фамилия, исем һәм атасының исеме, туган көне һәм туган урынын күрсәтү планлаштырыла. Чипта бу мәгълүмат булачак, дип аңлатты Эчке эшләр министрлыгы вәкиле.
Моннан тыш, Валентина Казакова сүзләренчә, «чипка бармак эзләре, фоторәсемнәр һәм төрле белешмәләр: яшәү урыны буенча теркәлү, СНИЛС, бәлки, машина йөртү хокукы һәм башкалар керәчәк».
Цифрлы паспортларны кертүнең төгәл сроклары билгеләнмәгән, чөнки Эчке эшләр министрлыгы әлегә яңа документны эшли генә.
«<…> бу акрын күчеш, Россия гражданнары теләге буенча акрынлап алыштыру булыр дип көтелә», — дип ышандырды Казакова һәм электрон паспортның мәгълүмати ресурслардан файдалану һәм дәүләт хезмәтләрен алу өчен, шулай ук электрон имза алу өчен уңайлы булачагын өстәде.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, 2019 елның җәендә Россиянең шул чактагы Премьер-министры Дмитрий Медведев 2023 елда электрон паспортларга күчүне рөхсәт итте.

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
АБД-дом там, где мы
АГРО-РОСТ
ИДЕЛЬ списание долгов
КАН АВТО
КОЛЬЦО
ЛОТОС-МЕД
Мастерская Мустаевой
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Профсоюз ОАО "Татнефть"
СОЛИДКОРМ
ТАНК
ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)