Ведущие "Болгар радиосы"
МЕНЮ
РАДИО ЕШЛЫКЛАРЫ
Азнакай
107,1 FM
Аксубай
104,3 FM
Актаныш
103,1 FM
Апас
104,4 FM
Әбсәләм
105,3 FM
Әлмәт
92,9 FM
Базарлы матак
107,1 FM
Балык бистәсе
104,9 FM
Баулы
107,5 FM
Биләр
101,7 FM
Болгар
106,0 FM
Бөгелмә
101,7 FM
Буа
100,3 FM
Зәй
106,6 FM
Кадыбаш
105,2 FM
Казан
91,5 FM
Кайбыч
106,1 FM
Кама тамагы
71,51 FM
Кукмара
107,9 FM
Лениногорский
102,1 FM
Мамадыш
106,2 FM
Минзәлә
107,3 FM
Мөслим
100,0 FM
Нурлат
104,7 FM
Олы Әтнә
71,42 FM
Сарман
107,8 FM
Теләче
106,1 FM
Түбән Кама
102,6 FM
Чирмешән
107,7 FM
Чистай
103,0 FM
Чүпрәле
91,0 FM
Шәмәрдән
102,3 FM
Яңа чишмә
107,0 FM
Яр Чаллы
105,5 FM
ЭФИРДА
Эфирны тыңлау
Эфирны карау

Россиядә беренче лифтлы балалар бакчасы Казанда ачылачак

Казанда яңа уку елы башына «Идел киңлекләре» торак комплексында Рауис Гәрәев урамында яңа балалар бакчасы ачу планлаштырыла. Татарстан Баш инвестицион-төзелеш идарәсе директоры урынбасары Станислав Шырыбыров матбугат очрашуында шул хакта сөйләде. Бу турыда Татарстан башкаласы мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Яңа балалар бакчасында аз хәрәкәтләнүче балаларны укыту өчен шартлар тудырыла. Россиядә мәктәпкәчә учреждениедә беренче тапкыр лифтлар урнаштырылачак», - диелә хәбәрдә.

Узган ел «Демография» илкүләм проекты кысаларында республика бюджетыннан 201 млн сум бүлеп бирелгән төзелешне эшләтеп җибәрделәр. Яңа балалар бакчасы 220 урынга исәпләнгән.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, быел илкүләм проект кысаларында тапшырылачак яңа мәктәпкәчә учреждениеләрнең үзенчәлеге шунда: аларда урыннарның яртысы ясле яшендәге балалар өчен исәпләнгән.

«Аны проектлаганда балаларның гармонияле үсеше өчен барысы да исәпкә алынган. Өч яшьтән өлкәнрәк балалар өчен гадәти балалар бакчалары проектлана, бу яслеләр өчен эшләнгән, анда 1,5 яшьлек һәм олырак балалар йөри ала», - дип сөйләде Станислав Шырыбыров.

("Татар-информ")
Башка яңалыклар
Шәрехләмә 0
Шәрехләмә калдыру
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
Баннер в футере
ООО "Сельхозснаб"
ООО "Сельхозснаб"
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Ассоциация "Семена Татарстана"
Ассоциация "Семена Татарстана"
Мебельная территория
Мебельная территория
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ООО «Пестречинка»
ООО «Пестречинка»
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Финпром
Финпром
ООО «ДаМилк-Агро»
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Вот такие окна"
Компания "Вот такие окна"
Компания "Сабинские окна"
Компания "Сабинские окна"