Россиядә бер мең ир-атка ничә хатын-кыз туры килүе билгеле
27 августа 2019
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Россиядә озак вакыт дәвамында хатын-кызлар ир-атлардан күбрәк булачак. Быел 1 мең ир-атка 1154 хатын-кыз туры килә. 2036 елга бу нисбәт 1128гә 1 мең булачак. Бу турыда Росстатның 2036 елга кадәрге фаразларына сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.
Экспертлар мондый күрсәткечләрне ир-атларның үлем куркынычы югары булуы белән бәйли. Ир-атлар күбрәк булган бердәнбер төбәк ул – Чукотка.
Ведомство мәгълүматлары буенча, агымдагы елда Россиядә 1 мең ир-атка 1154 хатын-кыз туры килә. Мондый чагыштырма Чукоткадан тыш, Россиянең барлык төбәкләре өчен дә хас, анда хәзер 1 мең ир - атка 956 хатын-кыз туры килә, ә 2036 елга алар бөтенләй 813 булачак.
Росстат 2031 елдан ир-атлар хатын-кызларга караганда, Камчаткада да күбрәк булачак, дип фаразлый. Плеханов исемендәге Россия икътисад университетының статистика кафедрасы доценты Александр Тимофеев шул хакта сөйли.
«Башта малайлар һәм кызлар тигез санда туа. 0-4 яшьлек 1 мең малайга 947 кыз туры килә, вазгыять 20-25 яшькә үзгәрә, 1 мең ир-атка 1023 хатын-кыз туры килә һәм алга таба тагын да кискенләшә. Бу вазгыять ир-атлар арасында үлем-китем куркынычы зуррак булу белән бәйле», - ди Тимофеев.
60 яшькә ике хатын-кызга бер ир-атка туры килә. Җәмгыятьнең демографик деформациясе килеп чыга. «Нәтиҗәдә, җәмгыять традицион гаиләдән партнерлыкка күчә, анда ир белән хатын тигез хокукларга ия һәм карар кабул итүгә бертөрле йогынты ясый ала», - диде Александр Тимофеев.
("Татар-информ")

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Ассоциация "Семена Татарстана"
Мебельная территория
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ООО «Пестречинка»
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Финпром
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Вот такие окна"
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)