Республикакүләм ифтар беренче тапкыр 15 мең кешегә әзерләнгән иде
Россиядәге иң зур авыз ачу мәҗлесләреннән саналган чараны, ике еллык “тәнәфестән” соң, быел янә “Казан-Арена” стадионы кабул итә. Футбол буенча Конфедерацияләр Кубогы, дөнья чемпионаты үткәрелгән елларны Ифтар Теннис академиясендә узган иде.
Ахшам намазына кадәр халык Коръән аятьләре тыңлады. «Нашидүл Ислам» төркеме солистлары, шулай ук Ильяс Халиков һәм Ильяс Минһаҗев башкаруында мөнәҗәтләр ишетте. Шулай ук телефонда махсус кушымта урнаштыру юлы белән халык өчен дин темасына махсус викторина оештырылды.
"Зур бәйрәм белән тәбрик итәм. Кешеләр качып ураза тоткан заманнар бар иде. Ураза тотканны, намаз укыганны гаеп итәләр иде. Бүген шөкеранасын кылып бетерә алмыйбыз. Ил башлыклары шушы кадәр кешене җыеп, Рамазан аен зурлап, нинди матур чаралар үткәрә", - диде Татарстанның Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев.
Татарстан мөфтие урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов вәгазендә Рамазанның ахыргы ун көне аеруча кадерле, бәрәкәтле булуын, мохаҗларга, мескеннәргә ярдәм итү кирәклеген искәртте.
"Тәгалә көннәрне дә биреп тора, сусатмаска яңгырлары да бар. Беренче мәртәбә кызыксыну белән, вәгазь тыңлыйсым килеп килдем", - диде Казаннан Рәзинә Хөсәенова. "Мондый җирдә халык белән күмәкләшеп авыз ачкач, җитмеш мең тапкыр савабы да күбрәк", - диде Казаннан Гөлчәчәк Лотфуллина.
Кояш баю һәм авыз ачу вакыты җитү белән, 20.05 сәгатьтә, ифтарда катнашучылар футбол кырында Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә ахшам намазын укыды. Аннары барлык кунаклар да өстәлләр янына узды.
Чараны Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте, “Казан-Арена” акционерлык җәмгыяте һәм РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе оештыра. Ураза тотучылар өчен төзелгән меню традицион рәвештә хөрмә, өрек, җиләк-җимешләр, су, сок, пылау, кискән ит, өчпочмак, бөккән, чәк-чәк, кәнфиттән тора.
Ифтар ашында улы Искәндәр белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
("Татар-информ")
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)
Этот сайт использует cookie-файлы, в том числе собираемые системами аналитики «Яндекс.Метрика» и LiveInternet - для сбора и хранения данных в целях улучшения работы сайта и анализа трафика. Подробнее - в Политике cookie и Политике обработки персональных данных.
Настройка cookie
Нужны для работы сайта, безопасности, оформления заказа и сохранения выбранных настроек cookie. Эти файлы нельзя отключить.
Помогают запоминать выбранные настройки сайта: язык, регион, параметры интерфейса и другие удобные функции.
Помогает понимать, как посетители используют сайт, какие страницы открывают и как можно улучшить работу сайта.
Яндекс.Метрика и LiveInternet запускаются только после включения статистики или выбора «Принять все».
Используется для рекламных пикселей, ретаргетинга, оценки эффективности рекламы и персонализации предложений.
