Реанимациягә эләккән Ришат Фазлыйәхмәтовның хатыны: "Яшәү белән үлем арасында иде"
30 ноября 2023
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Кичә Ришат Фазлыйәхмәтов реанимациягә эләккән иде. Аның хатыны Эльмира "Тәтишка" ашыгыч рәвештә хастаханәгә эләгү турында сөйләде.
"Нәрсәдән башларга да белмим. Әлегә сөйләшми. Стресслар, борчылулар, концертлар, ничек аны уңайсыз хәлдә калдырулары, барысы бергә җыелды да йөрәгенә китереп бәрде. Төнлә булган хәлләр коточкыч иде. Ул яшәү белән үлем арасында иде. "5 минутка соңга калган булсагыз, берни эшли алмас идек", – диде табиблар.
Борчулары әле бер, әле икенче яктан китереп бәрде. Концертлары өзелде, халык алдында уңайсыз хәлгә куйдылар. Ул йоклый алмады, миннән йокы даруы сорады һәм кинәт аңын югалтты, идәнгә егылды һәм суламый башлады. Бик авыр хәлдә идем, яртысын хәтерләмим дә. Ашыгыч ярдәм машинасы ике минутта килеп җитте һәм тиз генә алып киттеләр. Барлык киемнәрен чыгарып бирделәр. Бу вакытта үлде мәллә дип уйлап куйдым. Аны ашыгыч рәвештә реанимациягә алып киттеләр. Әлегә шунда. Ашарга алып килдем, аңында, сөйләшә ала", - дип сөйләде Ришатның хатыны социаль челтәрләрдә.
Фото: соц.сети
Источник: https://tnv.ru/tat/news/show-business/359426-reanimatsiyag-el-kk-n-rishat-fazlyy-khm-tovny-khatyny-yash-bel-n-lem-arasynda-ide/
Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Ассоциация "Семена Татарстана"
Мебельная территория
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ООО «Пестречинка»
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Финпром
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Вот такие окна"
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)