Баннер в шапке
МЕНЮ
РАДИО ЕШЛЫКЛАРЫ
Азнакай
107,1 FM
Аксубай
104,3 FM
Актаныш
103,1 FM
Апас
104,4 FM
Әбсәләм
105,3 FM
Әлмәт
92,9 FM
Базарлы матак
107,1 FM
Балык бистәсе
104,9 FM
Баулы
107,5 FM
Биләр
101,7 FM
Болгар
106,0 FM
Бөгелмә
101,7 FM
Буа
100,3 FM
Зәй
106,6 FM
Кадыбаш
105,2 FM
Казан
91,5 FM
Кайбыч
106,1 FM
Кама тамагы
71,51 FM
Кукмара
107,9 FM
Лениногорский
102,1 FM
Мамадыш
106,2 FM
Минзәлә
107,3 FM
Мөслим
100,0 FM
Нурлат
104,7 FM
Олы Әтнә
71,42 FM
Сарман
107,8 FM
Теләче
106,1 FM
Түбән Кама
102,6 FM
Чирмешән
107,7 FM
Чистай
103,0 FM
Чүпрәле
91,0 FM
Шәмәрдән
102,3 FM
Яңа чишмә
107,0 FM
Яр Чаллы
105,5 FM
ЭФИРДА
Эфирны тыңлау
Эфирны карау

Рәзилә Мәхмүтова кызының гомере өчен көрәшә: «Балам кинәт кенә кулымда ябыкты»

8 сентября 2020 ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Раниягә августта 6 яшь тулган. Әнисе Рәзилә Мәхмүтова өйдә аны әкренләп мәктәпкә әзерли, саннар белән таныштыра. Тик аңа хәтле кызга тагын тернәкләнү курслары узарга кирәк. Әни кеше моңа бөтен булган көч-куәтен, дәртен биреп тырыша.

Мәхмүтовлар гаиләсенә дә бәла берәүдән дә сорап тормыйча, көтмәгәндә килеп керә. Рәзилә үз башыннан үткән иң авыр минутлары турында сөйләгәндә күз яшьләрен көчкә тыеп кала. Шулай да, ул берәүне дә гаепләми, зарланмый. Әни кешенең хискә бирелеп, елап утырырга вакыты юк. Аның төп максаты — кызы Ранияне аякка бастыру.

Кызлары авырый башлагач, Мәхмүтовлар Балтач районы Яңа Салавыч авылыннан район үзәгенә күчкәннәр.

«Кызым кулымда үлә язды»
«Авырлыклар туганда ук булды. Аларны бик искә алып, гаеплеләрне эзләп утырасым килми хәзер. Балам авыр хәлдә туды, аны шунда ук реанимациягә Казанга алып киттеләр. Берничә көннән кызым тернәкләнде, имә башлады. 28 августта без өйгә кайттык, кызыбызга Рената дип исем куштык. Соңыннан сәламәтлеге яхшырмасмы дип, ул исемне Раниягә алыштырырга туры килде», — ди Рәзилә.

Сабый үсә, тиешенчә утырып, елмая, уенчыклар тотып тора башлый.

Рәзилә сүзен дәвам итте: «7 ай ярымда икенче АКДС прививкасыннан соң бала таш кебек катып калды. Утыра алмый — авып китә, уенчыкларын да тота алмый, көлми, авазлар да чыгармый башлады…

Шуннан без атнага өч тапкыр Казанга йөри башладык, дәвалау курсы уздык. Бер невролог безне аякка бастырды: кызым кыска җөмләләр төзеп сөйли башлады, йөреп тә китте. 2016 елның 1 гыйнварендә үзе тәпи китте — бүгенгедәй хәтеремдә, мәңге онытмам ул мизгелләрне.

Тик биш кенә көн йөреп калды ул. 6 гыйнвар көнне авырып китте: эчәк инфекциясе эләкте. Ул вакытта күп кеше шулай авырды. Башта косалар, аннан диарея башлана, температура күтәрелә һәм тереләләр иде. Безнеке алай булмады. Баланың температурасы башта 37-37,5 иде. Тик 6 гыйнвар көнне иртән кинәт кенә 41 градуска күтәрелде.

Ирем иртән эшкә чыгып китте. Күңеле сизгәндерме, үзенең абыйсын җибәргән иде безгә. Кызым: «Абый», — диде дә, аңын җуеп егылды. Ашыгыч ярдәм машинасы чакырттык, бик озак көттек аны. Бала кулымда үлеп бетте диярлек. Күзләре кинәт кенә эчкә кереп батты, үзе зәп-зәңгәр булды, кисәк кенә кулымда ук ябыкты, дерелди башлады…

Яңадан ашыгыч ярдәмне чакырттык. Шуннан соң килделәр, бер-бер артлы өч укол кададылар, баланы юрганга гына төрдек тә чыгып йөгердек».

Ә ашыгыч ярдәм машинасында баланың йөрәге туктый…

«Бала исемен алыштыруга күзен ачты»
«Ашыгыч ярдәм машинасы табибы: „Рената, яшә!“ — дип йөрәгенә массаж ясады. Балам йөткереп уянып китте дә, көзән җыера ашлады үзен. Хастаханәдә уколлар ясагач, комага китте. Аннан соң безне Казанга алып киттеләр», — дип искә алырга туры килде бу үзәк өзгеч мизгелләрне Рәзиләгә.

Рената алты көн дәвамында авыр хәлдә реанимациядә ята. Рәзиләгә бу вакытта баланың исән калмаячагы турында әйтәләр. Шул вакытта әти белән әни мулла чакырып, баланың исемен алыштырырга карар кыла.

«Ильяс хәзрәтне чакырып, башка исем куштырдык. Бәлки, исеме авыр булгандыр. Балаң үлә дигәндә, белмим, булыша дисәләр, әллә ниләр эшләрсең ул. Мулла өч тапкыр Рания дип эндәшүгә күзен ачты кызым. Менә бу чын могҗиза булды!» — дип сөйләгәндә Рәзилә.

Әле аннан соң да табиблар бер ай Раниянең температурасын 40тан төшерә алмыйлар. Ул шулай бер ай ята. «Бала уянуга, югары температурага чыдый алмыйча тахикардия башлана, бик каты көзән җыера, табиблар шунда ук укол кадап йоклаталар. Бер ай шулай гел дару белән йоклатып тоттылар. Бер айдан артык реанимациядә яттык. Шуннан әзрәк температурасы төшә башлагач, безне диагностика бүлегенә салдылар. Шунда 39га кадәр генә төште. Анда бер ай яттык», — ди әни кеше.

Соңыннан неврология, тернәкләнү бүлеге… Хастаханәдән март ахырында гына чыга алар. Бу вакытта Рәзиләгә икенче кечкенә баласы һәм Рания арасында күп йөгерергә туры килә.

«Бала комадан чыкканда бик авыр хәлдә иде. Ятып кына тора, тәне таш кебек каткан, күзенең карасы шундый зур. Әйтеп-аңлатып булмый торган караш ул. Аның күзе ачык, үзе селкенми дә. Кайвакыт монотон тавыш белән куркыныч итеп кычкырып ала иде.

Реанимациядән чыккач, ярты ел зонд белән генә ашады. Табиблар гомер буе шулай була, ярты баш миенең күзәнәкләре үлгән, диделәр. Хәзер инде алар үзләре дә баланың тернәкләнүен күреп шакката. Ашарга да өйрәнде, Аллаһка шөкер. Реабилитациянең мең ярдәме бар», — дип һәр уңышка сөенә ул.

«Безгә реабилитация кирәк»
Хәзер Мәхмүтовлар гаиләсе Бельгиягә барыр өчен акча җыя. Чит илдәге тернәкләнү курсларына барырга фондлар ярдәм итми икән. Монысын гаилә үзе эшләп чыгарга тиеш. Рания Бельгиядә ике тапкыр реабилитация курсларын уңышлы гына узган.

«Анда баш миенең картасын ясыйлар. Аннары кайсы өлешенә ничек итеп тәэсир итәргә кирәклеген карыйлар. Һәрбер балага индивидуаль программа төзелә. Башта безнең әкият укыганны яздыралар. Аннары классик көйләрне әни кешенең тавышы белән бергә тыңлаталар. Бала яралгы вакытында ана карынында тавышларны ничек ишетсә, менә шул дулкынга көйләп тыңлаталар. Көненә сәгать ярым итеп, өч тапкыр эшләнә бу. Икенче курс вакытында төнгә дә бирә башлыйлар.

Беренче реабилитациядән соң Рания кешеләрне генә таный иде, хәзер предметларны да белә. Күзе белән күрсәтә.

Икенче тапкыр барып кайтканнан соң, бала мультфильмнарны да аңлап карый башлады: куркасы җирдә куркып, көлеп, кушылып карый. Төсләрне, формаларны белә. Саннарны өйрәнеп киләбез. Аллаһы боерса, бу барганда безне кабат тикшереп, программаны үзгәртергә тиешләр.

Польшага да барырга кирәк. Анда без Рания өчен туторлар ясатабыз. (тутор — суставны ныгытып куя торган махсус конструкция). Бик кыйммәт булса да, алары — иң яхшысы.

Польшада безне логопедлар чәйнәргә, ашарга өйрәттеләр. Кызыбыз хәзер кишер кебек катырак әйберләрне дә тешләп ашый ала. Суны әлегә кашыклап эчә», — дип сөйләде Рәзилә.

Казанда «Первый шаг», «Добрые руки» дигән тернәкләнү үзәкләренә йөриләр. Болар — түләүле үзәкләр. Рәзилә кызы белән өйдә үзе дә бик күп шөгыльләнә. Төрле хәйрия фондлары, үзәкләреннән дә ярдәм булган.

«Төрле тренажерларны өйгә дә алырга тырышабыз. Мәктәп яшенә кадәр ничек тә булса тернәкләнеп китәсе иде. Үсә барган саен мөмкинлекләр кими икән. Мәктәпкә хәтле әле йөреп була. Аннары укырга кергәч, көймә комга терәлә. Гел китеп йөреп булмаячак. Ярдәм итүчеләр булды бу арада, Аллаһка шөкер. «Помоги. Орг» дигән хәйрия фонды бала өчен бик уңайлы яхшы коляска бирде. Мәскәү фонды яхшы ходунки бүләк итте. Җайлы шундый, көйләве дә бик тиз. Үзебезнең Казан фондлары басып тору өчен махсус җайланма бирделәр, азык-төлек пакетлары белән дә ярдәм иттеләр.

Реабилитацияләргә йөрү өчен махсус уңайлы утыргыч бар. Анысы да бик кирәк иде. Бер фондка язып сорап караган идем әле.

Өйдә без аның белән сәгать ярым растяжка, гимнастика белән шөгыльләнәбез. Логопед күнегүләрен дә өйдә эшлибез, мәктәпкә әзерләнәбез. Бельгиядән дисклар алып кайткан идем, шуны да тыңлатам. Прыгунки кебек асып куя торган әйберебез дә бар», — ди ул.

Рания әле бик утырып тора алмый. Аяк-кулларында тетрапарез. Сабый үрмәләп йөрергә маташа һәм «әти», «әни», «әби», «бабай» сүзләрен әйтә икән. Апа дип өзелеп торучы сеңлесе Ралия дә аңа һәрвакыт ярдәм итә.

«Көзән җыерулар башка булганы юк, температура да, Аллаһка шөкер, ярый инде. Эчәк инфекциясе һәм ясалган АКДС прививкасы бергә кушылып, шундый күңелсез нәтиҗәләргә китергән, диде табиблар. Хәзер нейродегенератив авыру (нерв системасы авыруы) диагнозын куйдылар. Бу баш миенең ак матдәсенә зыян килгән дигән сүз. Тик әле анысы тулысынча ачыкланып бетмәгән.

Кечкенә кызым Ралиягә пентаксим дигән бүтән төрле прививка ясадылар. Дөрес, бер яшькә кадәр прививкаларны бөтенләй ясатмыйча тордык. Прививкадан соң шулай өзлегүчеләр күп икән. Йөри-йөри шуны аңладым», — ди Рәзилә.

«Безгә 10 сум да зур ярдәм»
«Ике яктан да әти-әниләребез ярдәм итә. Иремнең өч апасы бар, алар бик булыша безгә. Казанга реабилитациягә барган саен Зөлфия апада торабыз. Иремнең ягыннан бер дә килен дигән мөнәсәбәт юк миңа, Аллаһка шөкер.

Атна саен җомга көннәрендә акча салучылар бар. Күбрәк танышлар ярдәм итә. Репостлар ясап, 10 гына сум салсалар да, ул ярдәм бит безнең өчен! Чит илгә барыр өчен акчаны үзеңә табарга кирәк бит», — ди өметен өзмичә Рәзилә

Мәхмүтовлар гаиләсенең көче дә бердәмлектә, бер-беренә булган мәхәббәт һәм мәрхәмәттә. Берсе өчен берсе терәк булып, якын туганнары белән алар алга баралар, бирешергә уйламыйлар да.

6 яшьлек Раниягә инде ничә тапкырлар үлем белән очрашырга туры килгән. Шушы кечкенә генә кызчыкның булачак матур тормышына без дә үз өлешебезне кертсәк иде. «Минем 10, 50, 100 сумым кемгә булыша инде», — дип уйламагыз! Ул булыша, һичшиксез булыша! Бельгиягә барып, тернәкләнү узар өчен әле шактый күп акча кирәк.Рәзилә инстаграм битендә килгән ярдәмнең барысын да атна саен күрсәтеп, язып бара.

Һәр өйдә баланың чыркылдап көлүеннән бар дөнья яңгырап торсын һәм нәни тәпиләре белән йөгереп килеп, әти-әнисенең муенын кочарга дип кечкенә бармаклар үрелсен иде! Якын киләчәктә Раниядән дә яхшы, күңелле хәбәрләр ишетергә язсын.

Сбербанк картасы: 5336 6902 1467 5433 Махмутова Разиля Рашитовна

Телефон номеры: +7 917 932-11-20

Автор: Ләйсән Рәхмәтуллина
ИНТЕРТАТ


Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
Баннер в футере
ООО "Сельхозснаб"
ООО "Сельхозснаб"
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Ассоциация "Семена Татарстана"
Ассоциация "Семена Татарстана"
Мебельная территория
Мебельная территория
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ООО «Пестречинка»
ООО «Пестречинка»
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Финпром
Финпром
ООО «ДаМилк-Агро»
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Вот такие окна"
Компания "Вот такие окна"
Компания "Сабинские окна"
Компания "Сабинские окна"