Баннер в шапке
МЕНЮ
РАДИО ЕШЛЫКЛАРЫ
Азнакай
107,1 FM
Аксубай
104,3 FM
Актаныш
103,1 FM
Апас
104,4 FM
Әбсәләм
105,3 FM
Әлмәт
92,9 FM
Базарлы матак
107,1 FM
Балык бистәсе
104,9 FM
Баулы
107,5 FM
Биләр
101,7 FM
Болгар
106,0 FM
Бөгелмә
101,7 FM
Буа
100,3 FM
Зәй
106,6 FM
Кадыбаш
105,2 FM
Казан
91,5 FM
Кайбыч
106,1 FM
Кама тамагы
71,51 FM
Кукмара
107,9 FM
Лениногорский
102,1 FM
Мамадыш
106,2 FM
Минзәлә
107,3 FM
Мөслим
100,0 FM
Нурлат
104,7 FM
Олы Әтнә
71,42 FM
Сарман
107,8 FM
Теләче
106,1 FM
Түбән Кама
102,6 FM
Чирмешән
107,7 FM
Чистай
103,0 FM
Чүпрәле
91,0 FM
Шәмәрдән
102,3 FM
Яңа чишмә
107,0 FM
Яр Чаллы
105,5 FM
ЭФИРДА
Эфирны тыңлау
Эфирны карау

Рөстәм Миңнеханов Татарстан халкын Белем бәйрәме белән котлады

1 Сентября 2020 ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
(Казан, 1 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Бөтенроссия «Белем көне» бәйрәме уңаеннан республика халкына мөрәҗәгать итте. Котлау текты Татарстан Президенты сайтында чыкты. 

«Хөрмәтле татарстанлылар! Кадерле укытучылар!

Укучыларны һәм студентларны, ата-аналарны, укытучылар һәм тәрбиячеләрне, Татарстан мәгариф системасы хезмәткәрләрен һәм ветераннарын Белем көне һәм яңа уку елы башлану уңаеннан чын йөрәктән тәбрик итәм.

Һәр елны 1 сентябрь җитте исә, без иң җылы хисләр белән мәктәптә укыган елларны, яраткан укытучыларыбызны, җанга якын сабакташларыбызны искә төшерәбез. Тормышыбыздагы мөһим вакыйгалар, файдалы, мәрхәмәтле гамәлләр башлангычларының күпчелеге күңелебезгә шул чорда салынган. Чөнки мәктәп — белем туплау, иҗади ачышлар ясау, кыю эшләр ниятләү, ихластан дуслашу өчен чиксез мөмкинлекләр бирә торган могҗизалы бер галәм.

Бүген тәүге тапкыр дәрескә чакырып кыңгырау чыңлау белән меңләгән яшь татарстанлыга иксез-чиксез гыйлем офыклары ачылачак. Беренче сыйныф укучыларына киң һәм якты белем дөньясы буйлап сәяхәтләре вакытында бары зирәк һәм изге җанлы укытучылар, ышанычлы иптәшләр юлдаш булуын, киләчәктә камил шәхеслек дәрәҗәсенә, уңышларга ирешүләрен телим.

Узган уку елы мәгариф системасы өчен, шулай ук безнең барыбыз өчен дә зур сынау булды. Куркыныч чир таралу шартларында мәктәпләр һәм югары уку йортлары укытучылары, тәрбиячеләр, уку-укытуны оештыручылар югары һөнәри осталык, җаваплылык һәм сабырлык белән үз хезмәтләрен белем бирү сыйфатына зыян китермичә башкардылар, мөгаллим дигән мактаулы исемгә лаек булуларын тагын бер кат расладылар.

Яңа уку елы мәгариф һәм фән өлкәсе өчен, һичшиксез, нәтиҗәле булыр дип ышанам. Татарстанда «Мәгариф» милли проектын, заманча мәктәпне, цифрлы нигезгә корылган укытуны үстерү, күп телдә белем бирү комплекслары белән бәйле программаларны гамәлгә ашыру моңа бәрәкәтле җирлек хезмәтен үти.

Бөек илебез һәм газиз республикабызга тугры ватанпәрвәрләр, намуслы һәм вөҗданлы, алгарыш хакына игелек кылуны максат иткән, халыкның рухи хәзинәләрен ныклы таяныч дип таныган, иҗади фикерле, гамьле яшьләр тәрбияләү бүгенге көндә аеруча зур әһәмияткә ия. Хәтер һәм дан елында, шулай ук Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгына багышлап уздырылган төрле чаралар җәмгыятебез өчен өстенлекле әлеге бурычларны хәл итүдә зур ярдәм булыр дип уйлыйм.

Укытучыларга, югары уку йортлары мөгаллимнәренә, мәгариф системасының барлык хезмәткәрләренә һәм ветераннарына татарстанлыларның яшь буыны һәм республикабыз мәнфәгатьләрен кайгыртып фидакарьләрчә хезмәт куюлары өчен олы ихтирамымны һәм рәхмәтемне белдерәм! Бу уку елы зур казанышлар алып килсен, яңа иҗади җиңүләргә рухландырсын!

Сезгә тынычлык, бәхет һәм иминлек телим! Белем көне котлы булсын, кадерле татарстанлылар», диелә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов котлавында.

Фото: https://tatarstan.ru
ТАТАР-ИНФОРМ
Башка яңалыклар
Шәрехләмә 0
Шәрехләмә калдыру
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
Хит-парад
Тавыш бирү өчен 5577 номерына ТНВ сүзе белән сезгә ошаган җырның кодын язып SMS юллагыз
1
Ильмира  Нәгыймова
Яндырма йөрәгемне
0
Ильмира Нәгыймова
№ 505 22 тавыш
2
Раян  Садриев
Тукта, вакыт
0
Раян Садриев
№ 504 0 тавыш
3
Анастасия  Макарова
Туган көн.
0
Анастасия Макарова
№ 506 0 тавыш
4
Лилия  Гиматдинова
Төнге утлар
0
Лилия Гиматдинова
№ 501 0 тавыш
5
Зинира һәм Ризат  Рамазановлар
Серләремне сөйләр идем.
0
Зинира һәм Ризат Рамазановлар
№ 509 0 тавыш
6
Мурат  Гайсин
Сайра, тургай
0
Мурат Гайсин
№ 502 0 тавыш
7
Илсөя  Бәдретдинова
Нәрсә җитми сиңа,күңел?"
0
Илсөя Бәдретдинова
№ 500 0 тавыш
8
Лилия  Муллагалиева
Гөрләвекле балачак
0
Лилия Муллагалиева
№ 507 0 тавыш
9
Гүзәлем
Бас әле.
0
Гүзәлем
№ 508 0 тавыш
10
Зөлфирә һәм Алмаз  Мирзаяновлар
Әйләнәбез гомер бакчасында
0
Зөлфирә һәм Алмаз Мирзаяновлар
№ 503 0 тавыш

Тавыш бирү өчен 5577 номерына ТНВ сүзе белән сезгә ошаган җырның кодын язып SMS юллагыз

Шулай ук "Кайнар хит" тапшыруын шимбә иртәнге 10.00-11.00 "Татарстан-Яңа Гасыр" каналында карагыз

Баннер в футере
ООО "Сельхозснаб"
ООО "Сельхозснаб"
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Ассоциация "Семена Татарстана"
Ассоциация "Семена Татарстана"
Мебельная территория
Мебельная территория
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ООО «Пестречинка»
ООО «Пестречинка»
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Финпром
Финпром
ООО «ДаМилк-Агро»
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Вот такие окна"
Компания "Вот такие окна"
Компания "Сабинские окна"
Компания "Сабинские окна"