Рөстәм Миңнеханов "Крылья Барса" баскетбол клубы спортчыларын зур казанышлары белән котлады
Коляскаларда баскетбол буенча Россия чемпионатының финал этабы Тула өлкәсенең Алексин шәһәрендә узды. Финалда Татарстан командасы Санкт-Петербург җыелмасын җиңде. Шул рәвешле "Крылья Барса" икенче тапкыр рәттән ил чемпионнары булды.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, чемпион титулын яулау юлында команда югары дәрәҗәдәге спорт осталыгын, рухи көч һәм җиңүгә омтылыш күрсәтте.
"Сезнең һәрберегез - барлык кыенлыкларга да карамастан, спортта уңышларга ирешү үрнәге ул. Сезнең җиңү бик мөһим. Команданың уңышлары мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне спорт белән шөгыльләнергә рухландыра. Сезнең барыгызга да афәрин. Без сезнең белән бик горурланабыз!"- диде республика Рәисе.
Ул билгеләп үткәнчә, Татарстанда адаптив спорт үсешенә һәрьяклап ярдәм итү дәвам итәчәк. Аерым алганда, "Крылья Барса" баскетбол клубы партнеры тренировкалар һәм уеннар үткәрү өчен иң яхшы шартлар булган яңа спорт объекты төзергә планлаштыра.
Аннары Рөстәм Миңнеханов баш тренер Сергей Чистовка, тренер Наталья Кулешовага, шулай ук "Крылья Барса" баскетбол клубы коллективына Татарстан Республикасы Рәисе Рәхмәтләрен тапшырды.
Сергей Чистов республика җитәкчелегенә һәм команда иганәчесенә спортчыларга даими ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерде. "Сездән башка бу трофейлар булмас иде. Җиңүләребезне арттырырга тырышачакбыз", - диде ул.
Команда капитаны Василий Кочетков Рөстәм Миңнехановка команда фотографиясен һәм уенчылар имзасы куелган баскетбол тубын тапшырды.
"Крылья Барса" баскетбол клубы 2009 елда оештырылган иде. Команда 2 тапкыр - Россия чемпионы һәм 9 тапкыр Россия Кубогы иясе. 2018 елдан клубны тренерлар Сергей Анатольевич Чистов һәм Наталья Владимировна Кулешова җитәкли. Бүгенге көндә 4 уенчы Россия җыелмасының төп составына керә, 2 спортчы – резерв составында. Командада Төньяк Кавказдагы хәрби хәрәкәтләр ветераны Эльвир Фәйзуллин, шулай ук махсус хәрби операция ветераны Рөстәм Рахманкулов уйный.
Фото: rais.tatarstan.ru
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)
Этот сайт использует cookie-файлы, в том числе собираемые системами аналитики «Яндекс.Метрика» и LiveInternet - для сбора и хранения данных в целях улучшения работы сайта и анализа трафика. Подробнее - в Политике cookie и Политике обработки персональных данных.
Настройка cookie
Нужны для работы сайта, безопасности, оформления заказа и сохранения выбранных настроек cookie. Эти файлы нельзя отключить.
Помогают запоминать выбранные настройки сайта: язык, регион, параметры интерфейса и другие удобные функции.
Помогает понимать, как посетители используют сайт, какие страницы открывают и как можно улучшить работу сайта.
Яндекс.Метрика и LiveInternet запускаются только после включения статистики или выбора «Принять все».
Используется для рекламных пикселей, ретаргетинга, оценки эффективности рекламы и персонализации предложений.
