Ведущие "Болгар радиосы"
МЕНЮ
РАДИО ЕШЛЫКЛАРЫ
Азнакай
107,1 FM
Аксубай
104,3 FM
Актаныш
103,1 FM
Апас
104,4 FM
Әбсәләм
105,3 FM
Әлмәт
92,9 FM
Базарлы матак
107,1 FM
Балык бистәсе
104,9 FM
Баулы
107,5 FM
Биләр
101,7 FM
Болгар
106,0 FM
Бөгелмә
101,7 FM
Буа
100,3 FM
Зәй
106,6 FM
Кадыбаш
105,2 FM
Казан
91,5 FM
Кайбыч
106,1 FM
Кама тамагы
71,51 FM
Кукмара
107,9 FM
Лениногорский
102,1 FM
Мамадыш
106,2 FM
Минзәлә
107,3 FM
Мөслим
100,0 FM
Нурлат
104,7 FM
Олы Әтнә
71,42 FM
Сарман
107,8 FM
Теләче
106,1 FM
Түбән Кама
102,6 FM
Чирмешән
107,7 FM
Чистай
103,0 FM
Чүпрәле
91,0 FM
Шәмәрдән
102,3 FM
Яңа чишмә
107,0 FM
Яр Чаллы
105,5 FM
ЭФИРДА
Эфирны тыңлау
Эфирны карау

Р.Миңнеханов Татарстан-Шандунь багланшыларын үстерү өчен мөмкинлекләр зур булуын әйтте

27 сентября 2018 ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Татарстан һәм Шаньдун провинциясе үзара нәтиҗәле хезмәттәшлекне үстерү өчен зур потенциалга ия. Аны гамәлгә ашыру өчен актив эш алып барырга кирәк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татарстан-Шаньдун» бизнес-форумындагы чыгышында хәбәр итте. Форум Татарстан делегациясенең Цзинань шәһәренә эш сәфәре кысаларында узды.

Рөстәм Миңнеханов Шаньдун провинциясе бизнес вәкилләренә Татарстан белән кызыксынулары өчен рәхмәт белдерде. Ул билгеләп үткәнчә, Татарстан делегациясе составына республика министрлыклары һәм ведомстволары, эре предприятиеләр җитәкчеләре кергән. «Бүген безнең Россия һәм Кытай арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгытуга юнәлгән Татарстан-Кытай багланшыларын үстерү өчен әйбәт мөмкинлегебез бар. Бигрәк тә быелгы һәм киләсе ел илебезнең төбәкләре арасындагы хезмәттәшлек елы дип игълан ителде», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул билгеләп үткәнчә, Татарстан ике дәүләт арасындагы мөнәсәбәтләр кысаларында Кытай белән хезмәттәшлекне үстерүгә зур игътибар бирә. Россия һәм КХРның югары җитәкчелеге вәкилләре барлык тармакларда да багланышларны үстерүгә күп көч куя. «Без бу процессларда төбәкара дәрәҗәдә актив катнашырга әзербез», - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Аның сүзләренчә, Татарстанның Кытай партнерлары белән хезмәттәшлектә тәҗрибәсе зур. Республикада Кытай җитәкчелеге, рәсми һәм эшлекле даирәләре еш була. Татарстан вәкилләре дә КХРга еш киләләр. Пекинда республиканың сәүдә-икътисад вәкиллеге эшли. Казанда Кытай Генераль консуллыгы ачылды. Моннан тыш, кайбер Кытай провинцияләре, компанияләре һәм югары уку йортлары белән килешүләр гамәлгә ашырыла.

Кытай илкүләм химик-инженер корпорациясе катнашында Татарстанда минераль ашламалар җитештерү буенча «Аммоний» заводы төзелде. «Haier» корпорациясе Татарстанда суыткычлар чыгару заводын ачты, кер юу машиналары һәм аш бүлмәсе өчен җайланмалар җитештерү буенча заводлар төзү эшен алып бара һәм республика территориясендә индустриаль парк оештырырга җыена. Тяньцзинь техник үсеш зонасы «Алабуга» МИЗда уртак предприятие булдырырга җыена. «КАМАЗ» белән «Weichai Power» компаниясе арасында автомобиль двигательләре өлкәсендә хезмәттәшлек оештырылды.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан белән Кытай арасында үткән ел йомгаклары буенча товар әйләнеше 50%ка арткан һәм $565 млн. тәшкил итә. Бүген Татарстан Кытайга үз продукциясен китерергә тели: йөк автомобильләре, вертолетлар, суднолар, газ суыртып агызу җайланмалары, шиннар, компрессорлар, медицина инструментлары, машина төзелеше һәм нефть химиясе продукциясе.

«Без шулай ук Шаньдун провинциясе белән югары технологияләр, машина төзелеше, электроника, энергетика, биомедицина һәм башка тармакларда хезмәттәшлек итәргә телибез», - диде ул.

Рөстәм Миңнеханов форумда катнашучыларга кыскача гына республика икътисадының төп секторлары, эре инфраструктур проектлары һәм инвестицион климатны яхшырту турында сөйләде.

("Татар-информ")
Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
Баннер в футере
ООО "Сельхозснаб"
ООО "Сельхозснаб"
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Ассоциация "Семена Татарстана"
Ассоциация "Семена Татарстана"
Мебельная территория
Мебельная территория
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ООО «Пестречинка»
ООО «Пестречинка»
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Финпром
Финпром
ООО «ДаМилк-Агро»
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Вот такие окна"
Компания "Вот такие окна"
Компания "Сабинские окна"
Компания "Сабинские окна"