Путин: Казан соңгы елларда бик үзгәрде
«2005 елда закон имзаланды, ул вәкаләтләр буенча балансланды, алар 27 иде, һәм финанслау коралы төгәл бирелде. 15 ел эчендә вәкаләтләр 43кә кадәр артты, ә финанслар шул ук калды. Шәһәр мэры көн саен проблемаларны хәл итәргә чыга. Аның 20 бурычы һәм 10 патроны бар. Бер атудан ике мишеньгә тидерә торган сәләт һәркемдә дә юк», - диде үз чыгышында Метшин.
«Сез Җирле үзидарә өлкәсендә дәүләт сәясәте нигезләре эшләнәчәк, дип әйттегез. Без 2005 елга, баланс булган вакытка, әйләнеп карауны сорыйбыз», - дип өстәде ул.
Илсур Метшин шулай ук Казан федераль университеты базасында муниципаль хезмәткәрләрне әзерләүне оештырырга тәкъдим итте.
Соңыннан Казан мэры Владимир Путинга илдә торак-коммуналь хуҗалыкны реформалау фонды булдырганы өчен рәхмәт белдерде. «Бүген Казанда гына да капиталь ремонт таләп ителгән торакның 70 проценты ремонтланган инде. Бу –башка тормыш сыйфаты, халыкның башка кәефе. Без илкүләм проектлар һәм еллык юлламаның тезислары үз чишелешен табар һәм муниципалитетлар үзгәртеп коруларның нигезе булыр дип ышанабыз», — диде ул.
РФ Президенты Илсур Метшинга тәкъдимнәре өчен рәхмәт белдерде һәм Казанның югары үсеш темпларын билгеләп үтте. «Казан соңгы елларда капиталь рәвештә үзгәрде, бу дөрес. Уртак тырышлык нәтиҗәсендә — республика, Казан халкы, сезнең тырышлыгыгыз белән, әлбәттә инде федераль ярдәм аркасында да», - дип искәртте Владимир Путин.
Россия Президенты Җирле үзидарәне үстерү буенча совет утырышын уздырды, анда 2030 елга кадәрге чорга Җирле үзидарәне үстерү өлкәсендә дәүләт сәясәтенең яңа нигезләре проектын эшләүне йөкләде.
("Татар-информ")
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)
Этот сайт использует cookie-файлы, в том числе собираемые системами аналитики «Яндекс.Метрика» и LiveInternet - для сбора и хранения данных в целях улучшения работы сайта и анализа трафика. Подробнее - в Политике cookie и Политике обработки персональных данных.
Настройка cookie
Нужны для работы сайта, безопасности, оформления заказа и сохранения выбранных настроек cookie. Эти файлы нельзя отключить.
Помогают запоминать выбранные настройки сайта: язык, регион, параметры интерфейса и другие удобные функции.
Помогает понимать, как посетители используют сайт, какие страницы открывают и как можно улучшить работу сайта.
Яндекс.Метрика и LiveInternet запускаются только после включения статистики или выбора «Принять все».
Используется для рекламных пикселей, ретаргетинга, оценки эффективности рекламы и персонализации предложений.
