Баннер в шапке
МЕНЮ
РАДИО ЕШЛЫКЛАРЫ
Азнакай
107,1 FM
Аксубай
104,3 FM
Актаныш
103,1 FM
Апас
104,4 FM
Әбсәләм
105,3 FM
Әлмәт
92,9 FM
Базарлы матак
107,1 FM
Балык бистәсе
104,9 FM
Баулы
107,5 FM
Биләр
101,7 FM
Болгар
106,0 FM
Бөгелмә
101,7 FM
Буа
100,3 FM
Зәй
106,6 FM
Кадыбаш
105,2 FM
Казан
91,5 FM
Кайбыч
106,1 FM
Кама тамагы
71,51 FM
Кукмара
107,9 FM
Лениногорский
102,1 FM
Мамадыш
106,2 FM
Минзәлә
107,3 FM
Мөслим
100,0 FM
Нурлат
104,7 FM
Олы Әтнә
71,42 FM
Сарман
107,8 FM
Теләче
106,1 FM
Түбән Кама
102,6 FM
Чирмешән
107,7 FM
Чистай
103,0 FM
Чүпрәле
91,0 FM
Шәмәрдән
102,3 FM
Яңа чишмә
107,0 FM
Яр Чаллы
105,5 FM
ЭФИРДА
Эфирны тыңлау
Эфирны карау

Үпкәсенең 80%ы зыян күргән 90 яшьлек Гадилә әбине коронавирустан дәвалаган табиблар: «Могҗизадыр бу, билләһи! »

Түбән Кама районы үзәк хастаханәсенең йогышлы авырулар госпиталеннән 90 яшьлек Гадилә Зариф кызы Гатауллина савыгып чыккан. Коронавирус инфекциясе сугыш ветераны үпкәсенең 80 процентына зыян китергән булган. Әмма әбекәй үпкәләренең шулай нык зарарлануына һәм инде олы яшьтә булуына карамастан, ясалма сулыш алдыруга мохтаҗлык кичермичә генә, биш көн эчендә савыгып аякка баскан. Табибы Илдар Бишев әйтүенчә, Гадилә әби 15 октябрьдә чирләп киткән, шуннан соң хәле начарайган. 26 октябрьдә компьютер томгографиясе мәкерле вирустан үпкәләренә 3-4 дәрәҗәдә зыян килүне күрсәткәч, хастаханәгә салганнар. “Шуның кадәр каты чирләвенәкарамастан, аны без 31 октябрьдә сырхауханәдәнтулысынча дәвалап чыгаруга да ирештек инде, – ди Илдар әфәнде (госпитальдән тыш, район үзәк хастаханәсендә уролог булып эшли), эчкерсез сөенеп. – ИВЛдан башка гына әбекәйне аякка бастыра алуыбызга үзем дә әлегәчә ышанып җитә алмыйм, үпкә ялкынсынуын өлкәннәр бигрәк тә авыр кичерә чөнки. Могҗизадыр бу, билләһи!Сырхауга чыныкканлыгы нык ярдәм иткәндершул. Гадилә әби сугыш утын кичкән, шуннан соң үзе дә 26 ел гомерен медицинага багышлаган кеше – савыгу өчен нинди рухта булырга икәнен яхшы белә! Сырхауның, савыгып, аякка басуы бер табибның гына түгел, ә бөтен команданың уңышыул! Гадилә әбине тагын әле Оксана Васильевна Бондаренко һәм Ольга Викторовна Носова дәвалады. Шәфкать туташларыбызның да ярдәме күп тиде. Болар – Алия Середа һәм Нина Казакова. Әлбәттә инде, санитаркабыз Алина Ушакова да олы яшьтәге сырхауның терелүенә үзеннән зур өлеш кертте”, — ди табиб.

Гадилә әбинең табибларга рәхмәттән башка сүзе юк. “Күп яшәгән, күпне күргән кеше булсам да, бу яңа чир миңа кагылыр дип уйламаган идем. Шөкер, бик тә әйбәт табиблар кулына килеп эләктем. Барысы да – искиткеч мәрхәмәтле, олы йөрәкле кешеләр. Аларга нык сәламәтлек телим!” – ди ул.

Чыгачак: ВАТАНЫМ ТАТАРСТАН
Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
Баннер в футере
ООО "Сельхозснаб"
ООО "Сельхозснаб"
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Ассоциация "Семена Татарстана"
Ассоциация "Семена Татарстана"
Мебельная территория
Мебельная территория
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ООО «Пестречинка»
ООО «Пестречинка»
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Финпром
Финпром
ООО «ДаМилк-Агро»
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Вот такие окна"
Компания "Вот такие окна"
Компания "Сабинские окна"
Компания "Сабинские окна"