Песошин Кытай компаниясе вәкиле белән томографлар җитештерү турында фикер алышты
ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, очрашу «Корстон» мәйданчыгында Татарстан Инвестицион үсеш Агентлыгы Коллегиясенең йомгаклау утырышы башланганчы узды.
Алексей Песошин Кытай бизнесы белән хезмәттәшлекнең өстенлеген билгеләп үтте һәм: «Без Кытай партнерлары белән мөнәсәбәтләрне үстерергә телибез», — дип ассызыклады. Моннан тыш, ул регионда инвесторлар белән эшләүгә бирелә торган җитди игътибар һәм Haier корпорациясен дә кертеп, Кытай компанияләре белән уңышлы эш тәҗрибәсе турында искә төшерде.
Яклар югары технологияле медицина җиһазлары — магнит-резонанс томографлары (МРТ) һәм компьютер томографиясе өчен аппаратлар (ПЭТ/КТ) җитештерүне булдыру турында да сөйләштеләр.Яклар югары технологияле медицина җиһазлары — магнит-резонанс томографлары (МРТ) һәм компьютер томографиясе өчен аппаратлар (ПЭТ/КТ) җитештерүне булдыру турында да сөйләштеләр.
Кытай компаниясе вәкилләре җитештерелә торган медицина приборларының үзенчәлекләре турында сөйләделәр һәм яңа җитештерү Россия базарына гына түгел, БДБ илләре, шул исәптән Казахстан һәм Үзбәкстан базарларына чыгарга мөмкинлек бирәчәк, дип аңлаттылар.
("Татар-информ")
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)
Этот сайт использует cookie-файлы, в том числе собираемые системами аналитики «Яндекс.Метрика» и LiveInternet - для сбора и хранения данных в целях улучшения работы сайта и анализа трафика. Подробнее - в Политике cookie и Политике обработки персональных данных.
Настройка cookie
Нужны для работы сайта, безопасности, оформления заказа и сохранения выбранных настроек cookie. Эти файлы нельзя отключить.
Помогают запоминать выбранные настройки сайта: язык, регион, параметры интерфейса и другие удобные функции.
Помогает понимать, как посетители используют сайт, какие страницы открывают и как можно улучшить работу сайта.
Яндекс.Метрика и LiveInternet запускаются только после включения статистики или выбора «Принять все».
Используется для рекламных пикселей, ретаргетинга, оценки эффективности рекламы и персонализации предложений.
