Ведущие "Болгар радиосы"
МЕНЮ
РАДИО ЕШЛЫКЛАРЫ
Азнакай
107,1 FM
Аксубай
104,3 FM
Актаныш
103,1 FM
Апас
104,4 FM
Әбсәләм
105,3 FM
Әлмәт
92,9 FM
Базарлы матак
107,1 FM
Балык бистәсе
104,9 FM
Баулы
107,5 FM
Биләр
101,7 FM
Болгар
106,0 FM
Бөгелмә
101,7 FM
Буа
100,3 FM
Зәй
106,6 FM
Кадыбаш
105,2 FM
Казан
91,5 FM
Кайбыч
106,1 FM
Кама тамагы
71,51 FM
Кукмара
107,9 FM
Лениногорский
102,1 FM
Мамадыш
106,2 FM
Минзәлә
107,3 FM
Мөслим
100,0 FM
Нурлат
104,7 FM
Олы Әтнә
71,42 FM
Сарман
107,8 FM
Теләче
106,1 FM
Түбән Кама
102,6 FM
Чирмешән
107,7 FM
Чистай
103,0 FM
Чүпрәле
91,0 FM
Шәмәрдән
102,3 FM
Яңа чишмә
107,0 FM
Яр Чаллы
105,5 FM
ЭФИРДА
Эфирны тыңлау
Эфирны карау

Ни көтәсен белсәң...

Яшел Үзәннең психоневрология диспансеры наркологы һәм бүлек мөдире Наталия Евдокимова тикшерү вакытында өендә булачак. Бүген шәһәр суды аны 30нчы майга кадәр өй арестына җибәрде. Исегезгә төшерәбез, әлеге ханым 29нчы март көнне газ шартлаган фатирда яшәүче бабайны хастаханәгә салудан баш тарткан булган. Тикшеру комитеты "ваемсызлык" маддәсе буенча җинаять эшен алып бара. Шикләнелүче ханым бу вакыйганы бүген судка ничек аңлатты? Бу хәл психик тайпрылыш булган кешеләргә карата нинди проблемаларны кузганны? Җәмгыятьтә нинди фикерләр уятты?

Наталья Евдокимова журналистларнын сорауларына җавап бирмәде. Бүген шәһәр судында тикшеру вакытында аның кайда булачагын хәл иттеләр. Утырыш барышын видео төшерергә ярамый иде.

Наталья Евдокимова 30нчы март көнне кулга алалар. Ул 87 яшьлек Михаил Тимохинны хастаханәгә салудан баш тартуы белән - үз вазифасына салкын карауда шикләнелә.

Тикшерүчеләр фаразлавынча, 29нчы март көнне Михаил Тимохынны ашыгыч ярдәм машинасы белән менә шушы психоневрология диспансеры алып киләләр. Наталья Евдокимова сүзләренә караганда, ул үзен тыныч тота, агрессия билгеләре булмый, ә менә туганнары - киресенчә.

- Аны туганнары хастаханәгә салырга сорады. Барысы бергә кызып-кызып сөйлиләр. Пациент бабай хастаханәгә салудан баш тартты.

Психиатриядә - кешене мәҗбүри яткырып дәвалауның үз кагыйдәләре бар, ди судта Наталья Евдокимова. Мин закон буенча эшләдем дип белдерә.

Павел МАЗУРЕНКО - Наталья Евдокимованың адвокаты:
- Мондый пациентларны көн саен диярлек алып киләләр. Психик тайпылышлы туганы булган кешеләр күп, туганнары тели дип кенә - яткырып дәвалап булмый. Өстәвенә, тикшергәндә, бабай - үзен тыныч тоткан, үз-үзенә зыян сала торган кешегә охшамаган.

Диспансердан кайтып берничә сәгать узуга - Михаил Тимохин яшәгән өйдә газ шартлый. 2 кеше һәлак була, тагын 5се җәрәхәтләнә. Шуңа күрә тикшеручеләр - бабайны кайтарып җибәргән Наталья Евдокимовадан шикләнә. Алар тикшерү барышында аны өй арестында тотуны сорый.

Эдуард МИҢНЕГАЛИЕВ - Яшел Үзән шәһәре прокурорының өлкән ярдәмчесе:
- Наталья Евдокимованың гамәле - Михаил Тимохин кылган җинаятькә йогынты ясамадымы дип шикләнәбез. Бу ике вакыйга бер-берсенә бәйле булырга мөмкин. Нәтиҗәдә, ялгышлык белән ике кеше үтерелә, берничәсенә зыян килә.

Судья Евдокимованы өй арестына җибәрде.

Әлеге хәлдән соң җәмәгатчелек психоневрология диспансерына салу тәртибе буенча фикер алыша башлады. Бабайны яткырырга кирәк булганмы? Юкмы? Якын тирәңдә шундый кешеләр булса кая мөрәҗәгат итәргә? Алар сиңа куркыныч тудырса, ә табиблар диспансерга салмаса, нишләргә? Психиатрия ярдәме турындагы законның 29нчы маддәсе буенча, психик тайпылышлары булган кешене - үзенең рөхсәтеннән башка дәваланырга салу өчен берничә сәбәп бар.

Чыңгыз МӘХМҮТОВ - Татарстанның сәламәтлек саклау министрлыгы каршындагы иҗтимагый совет рәисе:
- Врачларның үз методикалары бар, практикалары бар. Үзен карый аламы, кешегә зыяны килмиме. Алар бит, күрше или, кемдер ошамый дип, психушкага салу булырга тиеш тә түгел, аннары бөтен кешене больницага салып булмый.

Айрат ФӘРРАХОВ - Россия Дәүләт Думасы депутаты:
- Соңгы елларда табибларның эшенә карата шикаятьләр еш ишетелә башлады. Тик судка сирәк барып җитәләр. Закон буенча, табибның эше - кеше тормышына тәэсир итәргә мөмкин булган карарлар белән бәйле. Шуңа аларның кайвакыт ялгышуы да ихтимал.

Шул ук вакытта балаларның ата-ана өчен җаваплылыгын да онытырга ярамый, ди белгечләр.

TNV.RU
Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
Баннер в футере
ООО "Сельхозснаб"
ООО "Сельхозснаб"
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Ассоциация "Семена Татарстана"
Ассоциация "Семена Татарстана"
Мебельная территория
Мебельная территория
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ООО «Пестречинка»
ООО «Пестречинка»
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Финпром
Финпром
ООО «ДаМилк-Агро»
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Вот такие окна"
Компания "Вот такие окна"
Компания "Сабинские окна"
Компания "Сабинские окна"