Мошенниклар 90 яшьлек пенсионерның миллион сумнан артык акчасын урлаган
15 ноября 2024
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Казанда яшәүче 90 яшьлек пенсионер мошенникларның хәйләләренә эләккән һәм миллион сумнан артык югалткан. Ул барлык шәхси акчаларын билгесез хисапларга күчергән.
Зыян күрүчегә таныш булмаган кешедән шалтырату килгән, ул үзен бер банкның финанслау бүлеге хезмәткәре дип таныштырган. Ул хәбәр иткәнчә, пенсионерның 830 мең сум бурычы булган. Җинаятьче бурычны түләүдә ярдәм тәкъдим иткән, сумманың 20 процентын кайтару шарты белән, шулай ук ир-атның банкта тупланмалары булу-булмавы белән кызыксынган.
Аннары пенсионер белән икенче кеше элемтәгә кергән һәм бурычларны түләү өчен банк күчерүләрен тизләтергә тәкъдим иткән. Моның өчен ир-ат 30 мең сум күчергән. Бер көннән җинаятьчеләр акчаның кире кайтарылуы турында хәбәр иткәннәр. Шул сылтау белән аферачылар казанлыдан зуррак суммалар сорап алган. Нәтиҗәдә алар ир-атны барлык акчаларын салдырып, чит хисапларга күчерергә күндергәннәр. Зыян күләме 1 млн сумнан артып киткән.
Әлеге эш белән «Гвардия» полиция бүлегендә РФ Җинаять кодексының 159 маддәсе «Мошенниклык» буенча җинаять эше кузгатканнар, дип яза мэрия.
Фото: ТНВ
Источник: https://tnv.ru/tat/news/kazan/427592-moshenniklar-90-yashlek-pensionerny-million-sumnan-artyk-akchas...

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
АБД-дом там, где мы
АГРО-РОСТ
ИДЕЛЬ списание долгов
КАН АВТО
КОЛЬЦО
ЛОТОС-МЕД
Мастерская Мустаевой
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Профсоюз ОАО "Татнефть"
СОЛИДКОРМ
ТАНК
ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)