"Мисс Татарстан-2017"
23 января 2017
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Казанның "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында "Мисс Татарстан-2017" республика конкурсының финалы узды. Саба районының 22 яшьлек кызы Зөлфия Шәрәфиева Татарстан гүзәле – "Мисс Татарстан-2017" титулына лаек булды. "Мисс Казан" мактаулы исемен Яр Чаллыда туган 20 яшьлек Казан кызы Камилә Харисова яулады. Жюри әгъзалары кызларның төс-кыяфәтенә, гәүдә-сыны зифалыгына карап, 30 конкурсант арасыннан унысын сайлап алды. Конкурсант кызлар жюри әгъзаларының четерекле сорауларына да җавап бирде. Кызларның каушамыйча, аларга тиз арада кызыклы итеп җавап кайтаруы, җор теллелеге бәяләнде, дип яза татар информ. Конкурс барышында тамашачылар өчен "Тесла бой" төркеме чыгыш ясады, дизайнерларның төрле кием-салым коллекцияләре күрсәтелде.
Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
АБД-дом там, где мы
АГРО-РОСТ
ИДЕЛЬ списание долгов
КАН АВТО
КОЛЬЦО
ЛОТОС-МЕД
Мастерская Мустаевой
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Профсоюз ОАО "Татнефть"
СОЛИДКОРМ
ТАНК
ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)