Ведущие "Болгар радиосы"
МЕНЮ
РАДИО ЕШЛЫКЛАРЫ
Азнакай
107,1 FM
Аксубай
104,3 FM
Актаныш
103,1 FM
Апас
104,4 FM
Әбсәләм
105,3 FM
Әлмәт
92,9 FM
Базарлы матак
107,1 FM
Балык бистәсе
104,9 FM
Баулы
107,5 FM
Биләр
101,7 FM
Болгар
106,0 FM
Бөгелмә
101,7 FM
Буа
100,3 FM
Зәй
106,6 FM
Кадыбаш
105,2 FM
Казан
91,5 FM
Кайбыч
106,1 FM
Кама тамагы
71,51 FM
Кукмара
107,9 FM
Лениногорский
102,1 FM
Мамадыш
106,2 FM
Минзәлә
107,3 FM
Мөслим
100,0 FM
Нурлат
104,7 FM
Олы Әтнә
71,42 FM
Сарман
107,8 FM
Теләче
106,1 FM
Түбән Кама
102,6 FM
Чирмешән
107,7 FM
Чистай
103,0 FM
Чүпрәле
91,0 FM
Шәмәрдән
102,3 FM
Яңа чишмә
107,0 FM
Яр Чаллы
105,5 FM
ЭФИРДА
Эфирны тыңлау
Эфирны карау

Минтимер Шәймиев туган көнен бәйрәм итә

Татарстан Дәүләт киңәшчесенә бүген 81 яшь тулды.Минтимер Шәрип улы Шәймиев 1937 елның 20 гыйнварында хәзерге Актаныш районы Әнәк авылында крестьян гаиләсендә туа. 1954-1959 елларда М.Ш.Шәймиев Казан авыл хуҗалыгы институтының механикалаштыру факультетына укырга керә һәм, вузны тәмамлаганнан соң, авыл хуҗалыгын механикалаштыру өлкәсендә эшли.

Шәймиев, бу тармакта эшләп, зур уңышларга ирешә. 1962-1967 елларда Мөслим районы ремонт-техника станциясендә баш инженер булып хезмәт куя, аннары Минзәлә районара «Сельхозтехника» берләшмәсендә идарәче була.

1969-1983 елларда Минтимер Шәймиев ТАСС мелиорация һәм су хуҗалыгы министры булып эшли.
1980нче елларның уртасында һәм икенче яртысында Шәймиев КПССның Татарстан өлкә комитеты секретаре, ТАСС Министрлар Советы рәисе вазифаларын башкара.
1991 елның июнендә Татарстанның беренче президенты итеп сайлана. Республика халкы Шәймиевның бу вазифада эшен югары бәяләде. 1996 һәм 2001 елларда аның республика сайлауларында җиңүе - гражданнарның ышаныч нәтиҗәсе.

2001-2010 елларда Минтимер Шәймиев “Бердәм Россия” партиясенең Югары Советы рәистәше иде. 2010 елны ул вәкаләтләрен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка тапшырды.

2010 елдан алып бүгенгә кадәр Минтимер Шәймиев Татарстан Дәүләт киңәшчесе һәм Татарстан Республикасы Тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен торгызу фондының Попечительлек советын җитәкли.

Фонд Шәймиев җитәкчелегендә республика территориясендә урнашкан мәдәни мирас объектларын реконструкцияләү һәм торгызу эшләрен уңышлы башкара. 2017 елның августында Шәймиев тырышлыгы белән Успенский соборы һәм Зөя утрау-шәһәрлеге монастыре ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы объектлары исемлегенә кертелде.

Шәймиев җитәкчелегендә Борынгы Болгар шәһәре инфраструктурасын торгызу эшләре дәвам итә. 2010 елдан башлап аның территориясендә Ак мәчет, елга вокзалы комплексы, кунакханәләр, музей-тыюлыкның экспозиция-мәгълүмат үзәге һәм башка күп объектлар торгызылды.
Моннан тыш, 2017 елда фонд Казан үзәгендә Мәрьям Ана Казан иконасы соборын торгызуны дәвам итте. Чиркәүнең тарихи куполы торгызылды, реконструкция эшләре дәвам итә.

Минтимер Шәймиев үз хезмәтләре өчен күпсанлы дәүләт бүләкләренә ия булды. “Ватан алдындагы хезмәтләре өчен” орденының тулы кавалеры булып тора. 2017 елда Россия Президенты Владимир Путин Минтимер Шәймиевны Россия Федерациясе Хезмәт Герое дигән мактаулы исем белән бүләкләде.
Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
Баннер в футере
ООО "Сельхозснаб"
ООО "Сельхозснаб"
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Ассоциация "Семена Татарстана"
Ассоциация "Семена Татарстана"
Мебельная территория
Мебельная территория
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ООО «Пестречинка»
ООО «Пестречинка»
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Финпром
Финпром
ООО «ДаМилк-Агро»
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Вот такие окна"
Компания "Вот такие окна"
Компания "Сабинские окна"
Компания "Сабинские окна"