Ведущие "Болгар радиосы"
МЕНЮ
РАДИО ЕШЛЫКЛАРЫ
Азнакай
107,1 FM
Аксубай
104,3 FM
Актаныш
103,1 FM
Апас
104,4 FM
Әбсәләм
105,3 FM
Әлмәт
92,9 FM
Базарлы матак
107,1 FM
Балык бистәсе
104,9 FM
Баулы
107,5 FM
Биләр
101,7 FM
Болгар
106,0 FM
Бөгелмә
101,7 FM
Буа
100,3 FM
Зәй
106,6 FM
Кадыбаш
105,2 FM
Казан
91,5 FM
Кайбыч
106,1 FM
Кама тамагы
71,51 FM
Кукмара
107,9 FM
Лениногорский
102,1 FM
Мамадыш
106,2 FM
Минзәлә
107,3 FM
Мөслим
100,0 FM
Нурлат
104,7 FM
Олы Әтнә
71,42 FM
Сарман
107,8 FM
Теләче
106,1 FM
Түбән Кама
102,6 FM
Чирмешән
107,7 FM
Чистай
103,0 FM
Чүпрәле
91,0 FM
Шәмәрдән
102,3 FM
Яңа чишмә
107,0 FM
Яр Чаллы
105,5 FM
ЭФИРДА
Эфирны тыңлау
Эфирны карау

Минтимер Шәймиев: Күптелле белем бирү комплексларын төзү график буенча бара

Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, «Яңарыш» республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев Казан Кремлендә «Адымнар – белемгә һәм татулыкка юл» беренче күптелле белем бирү комплексы объектларын проектлау һәм төзү барышы хакында сөйләде. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Комплексның яңа объектларын проектлаштыру һәм төзү мәсьәләләре буенча киңәшмәдә Минтимер Шәймиев әйткәнчә, бүгенге көндә барлык эшләр дә график буенча бара.

Татарстан Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов киңәшмәдә беренче күптелле белем бирү комплексы структурасы турында сөйләде. Ул 600 кешегә исәпләнгән башлангыч мәктәп (Бичурин урамындагы 165нче номерлы мәктәп бинасы), 800 кешегә исәпләнгән билингваль мәктәп (Бичурин урамындагы 165нче номерлы мәктәп янкормасы) турында әйтте.

Шулай ук Бондаренко урамындагы 1224 кешегә исәпләнгән күптелле белем бирү мәктәбе, шулай ук Бондаренко урамындагы 240 кешегә исәпләнгән интернат һәм Арча районында шәһәр яны ел әйләнәсе эшли торган өстәмә белем бирү үзәге турында фикер алышу булды. Министр күптелле белем бирү комплексы белән хезмәттәшлектә күптелле балалар бакчалары да эшләячәген әйтте.

Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, «Яңарыш» Республика фонды башкарма директоры Татьяна Ларионова, Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары – Татарстан Дәүләт Киңәшчесе секретариаты җитәкчесе Олег Глебов катнашты.

Биредә «Татарстан ГИСУ» директоры Марат Айзатуллин, «ТИГП» ДУП генераль директоры Гадел Хөснетдинов, «Грань» ҖЧҖ генераль директоры Леонид Анисимов, Казан шәһәре Яңа Савин районының инглиз телен тирәнтен өйрәнүле 165нче мәктәп директоры Айдар Шәмсетдинов һәм башка рәсми затлар бар иде.

("Татар-информ")
Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
Баннер в футере
ООО "Сельхозснаб"
ООО "Сельхозснаб"
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Ассоциация "Семена Татарстана"
Ассоциация "Семена Татарстана"
Мебельная территория
Мебельная территория
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ООО «Пестречинка»
ООО «Пестречинка»
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Финпром
Финпром
ООО «ДаМилк-Агро»
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Вот такие окна"
Компания "Вот такие окна"
Компания "Сабинские окна"
Компания "Сабинские окна"