Минтимер Шәймиев Казанда өч телдә укыта торган мәктәп концепциясе буенча киңәшмә үткәрде
7 февраля 2019
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фонды Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев Казан Кремлендә полилингваль мәгариф комплексы концепциясе буенча киңәшмә үткәрде. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Минтимер Шәймиев инглиз телен тирәнтен өйрәнү буенча 165 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә алган хис-кичерешләре белән уртаклашты.
Республиканың беренче Президенты уку йортының эшчәнлеге белән танышты, укучылар белән аралашты, татар теле һәм рус теле дәресләрендә булды. Шулай ук язучы А.Гыйлаҗев һәм генерал А. Бичурин музейлары экспозицияләрен карады. Балалар Дәүләт Киңәшчесе өчен рус, татар һәм инглиз телләрендә экскурсия үткәрделәр.
“Бу мәктәптә балалар нинди телдә сөйләшкәннәре турында уйламыйлар да. Заманча мәктәп менә нинди булырга тиеш”, - диде Минтимер Шәймиев.
Аның сүзләренчә, мәктәпнең исеме очраклы гына “Адымнар – белемгә һәм килүгә юл” дип сайланмаган. Күпмилләтле Россия өчен бу белем аша – килешүгә – бу проблемаларны хәл итү өчен акыллы юл”, - диде Минтимер Шәймиев.
Казанда “Адымнар – белемгә һәм килүгә юл” полилингваль мәгариф комплексы концепциясен 165 нче гомуми урта белем бирү мәктәбе директоры Айдар Шәмсетдинов тәкъдим итте.
("Татар-информ")

Башка яңалыклар
Шәрехләмә
0
Шәрехләмә калдыру
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
АБД-дом там, где мы
АГРО-РОСТ
ИДЕЛЬ списание долгов
КАН АВТО
КОЛЬЦО
ЛОТОС-МЕД
Мастерская Мустаевой
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Профсоюз ОАО "Татнефть"
СОЛИДКОРМ
ТАНК
ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)