Минтимер Шәймиев Игорь Комаровны Болгар белән таныштырды
4 октября 2019
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров Болгарга эшлекле сәфәр белән килде. Ул Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев озатуында Болгар академиясе, "Ак мәчет", Болгар цивилизациясе музее, "Кол Гали" отеле белән танышты.
Экскурсия вакытында Минтимер Шәймиев Игорь Комаровка "Ак мәчет"нең манараларын төзү тарихын сөйләде.
"Дөнья мәчетләренең альбомын караганда, мин Мәдинә шәһәрендәге Пәйгамбәр мәчетенең манараларын күрдем. Менә шулар бездә булырга тиеш дип уйладым. Төзүчеләрне чакырттык. "Ак мәчет"нең манаралары - шул Мәдинә шәһәрендәге мәчетнеке", - диде Минтимер Шәймиев.
"Башта ЮНЕСКО мәчетне бу биеклектә төзергә рөхсәт итмәде. Көз көне бирегә мөселман экспертлары килгәннәр иде. "Мөселманнарга намаз укырга иде", - дим. "Кайда?" - дип сорадылар. "Сез бит мәчет төзергә рөхсәт итмисез, димәк, намазны җирдә укыйсы була инде", - дим. Шулай итеп сорау чишелде. Безгә рөхсәт бирделәр", - дип сөйләде Дәүләт Киңәшчесе.
Дәүләт Киңәшчесе Болгардагы туристларның саны 500 меңнән артканын да белдерде. "Сигез ел элек бирегә җиде-сигез мең кеше килә иде. Зөя утравына - 1,3 млн, Казан Кремленә 2 миллионнан күбрәк турист килгән", - диде Шәймиев.
Комаров Татарстанга туризмны үстерү буенча киңәшмә үткәрү максаты белән килде. Әлеге утырышта Татарстанның туристик потенциалы тәкъдим ителәчәк.
("Татар-информ")

Башка яңалыклар
Шәрехләмә
0
Шәрехләмә калдыру
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
АБД-дом там, где мы
АГРО-РОСТ
ИДЕЛЬ списание долгов
КАН АВТО
КОЛЬЦО
ЛОТОС-МЕД
Мастерская Мустаевой
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Профсоюз ОАО "Татнефть"
СОЛИДКОРМ
ТАНК
ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)