Минтимер Шәймиевкә «Бабайда кунакта» паркында балачак уеннарын исенә төшерделәр
Кунаклар парк белән Татарстанның беренче Президенты, Россия Федерациясе Хезмәт Герое Минтимер Шәймиевкә бронза бюст ачылу тантанасыннан соң танышты. Парк капкасыннан керүгә гармунчы-баянчы балалар каршы алды. Бу үзенә күрә Шәймиевнең гармунга хирыслыгын күрсәтүче ишарә иде.
Алдагы ноктада өч малайның «Шәпи» уены күренеше иде. Миңкәй дә аларга кушылып, алар Минтимер Шәймиевкә балачакта яратып уйнаган уеннарының берсен исенә төшерде. Шахмат мәйданчыгында Дәүләт Киңәшчесе ат белән йөреш ясады. «Дәүләт Киңәшчесе киңәш биргәч, бу партия тарихи булыр инде», — диде Миңкәй.
Алга таба Миңкәй Минтимер Шәймиевкә аның батарейсыз эшли торган радио җыйганын искәртеп: «Ничек итсәк иттек, үзебез дә радио җыеп куйдык», — диде. Шулвакыт радиодан диктор тавышы. «1966 елның 16 ноябрендә СССРның Югары Советы Президиумы карары белән Минзәләдәге „Сельхозтехника“ төбәкара берләшмәсе җитәкчесе Минтимер Шәрип улы Шәймиев хезмәтендәге казанышлары өчен Ленин ордены белән бүләкләнде», — дип игълан ителде.
Биредә Дәүләт Киңәшчесенә Ленин ордены бирелү турында язылган гәҗинең төп нөсхәсе тапшырылды.
«Бабайда кунакта» ял паркы Пучы һәм Әнәк авыллары арасында төзелгән. Биредә Минтимер Шәймиевнең тормышындагы вакыйгаларны, балачак, үсмер чагы турында хатирәләрне үз эченә алган стендлар белән тугыз мәйданчык ясалган. Биш стендта Минтимер Шәймиев балачагы турында татар һәм рус телләрендә сөйләгән аудиоязмалар бар.
Паркның керү өлеше күзәтү мәйданчыгы булып тора, анда бөтен парк тулаем күренә. Монда «Карга боткасы» традициясен гәүдәләндергән «Яз килә!» арт-объекты бар. Стендтагы төймәгә басып, Минтимер Шәймиевнең 1940 нчы елларда туган балалар шушы ботканы ничек әзерләве турында сөйләмен тыңларга була.
«Көрәш» интерактив спорт мәйданчыгы «Сабантуй» милли бәйрәменә багышланган. Ул бәйрәм мәйданы элементларын, җитезлек һәм көчне тикшерү өчен ворк-аут исемле җиһазны үз эченә ала. «Чаптын» (Шәймиевләрнең нәсел кушаматы), «Шахматлар», «Радиоалгыч», «Нәсел агачы» арт-объектлары Шәймиевнең яраткан балачак шөгыльләренә, Шәймиевләрнең зур нәселенә багышланган.
«Гармунчы» фестиваль мәйданчыгы иҗади мәдәни чаралар уздыру өчен каралган. «Таган», «Гөлбакча мәйданчыклары халыкны ял иттерү өчен төзелгән.
Фото: Владимир Васильев
ТАТАР-ИФНОРМ
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)
Этот сайт использует cookie-файлы, в том числе собираемые системами аналитики «Яндекс.Метрика» и LiveInternet - для сбора и хранения данных в целях улучшения работы сайта и анализа трафика. Подробнее - в Политике cookie и Политике обработки персональных данных.
Настройка cookie
Нужны для работы сайта, безопасности, оформления заказа и сохранения выбранных настроек cookie. Эти файлы нельзя отключить.
Помогают запоминать выбранные настройки сайта: язык, регион, параметры интерфейса и другие удобные функции.
Помогает понимать, как посетители используют сайт, какие страницы открывают и как можно улучшить работу сайта.
Яндекс.Метрика и LiveInternet запускаются только после включения статистики или выбора «Принять все».
Используется для рекламных пикселей, ретаргетинга, оценки эффективности рекламы и персонализации предложений.
