Ведущие "Болгар радиосы"
МЕНЮ
РАДИО ЕШЛЫКЛАРЫ
Азнакай
107,1 FM
Аксубай
104,3 FM
Актаныш
103,1 FM
Апас
104,4 FM
Әбсәләм
105,3 FM
Әлмәт
92,9 FM
Базарлы матак
107,1 FM
Балык бистәсе
104,9 FM
Баулы
107,5 FM
Биләр
101,7 FM
Болгар
106,0 FM
Бөгелмә
101,7 FM
Буа
100,3 FM
Зәй
106,6 FM
Кадыбаш
105,2 FM
Казан
91,5 FM
Кайбыч
106,1 FM
Кама тамагы
71,51 FM
Кукмара
107,9 FM
Лениногорский
102,1 FM
Мамадыш
106,2 FM
Минзәлә
107,3 FM
Мөслим
100,0 FM
Нурлат
104,7 FM
Олы Әтнә
71,42 FM
Сарман
107,8 FM
Теләче
106,1 FM
Түбән Кама
102,6 FM
Чирмешән
107,7 FM
Чистай
103,0 FM
Чүпрәле
91,0 FM
Шәмәрдән
102,3 FM
Яңа чишмә
107,0 FM
Яр Чаллы
105,5 FM
ЭФИРДА
Эфирны тыңлау
Эфирны карау

"Мин ЮМОРИСТ" проектына сигез юмор остасы сайлап алынды

"Мин ЮМОРИСТ" шоу программасы яңа сезонын ачты. Казан рестораннарының берсендә узган кастингка 35 кеше арасыннан 8е сайлап алынды. Бу хакта “Татар-информ”га проектны оештыручыларның берсе Рөстәм Хәбибуллин хәбәр итте.

Катнашучыларны Рөстәм Хәбибуллин һәм юмор остасы Роберт Исламов сайлап алды. “Монда зур өметләр белән килдем һәм алар акланды” - дип белдерде сайлап алу турының жюри әгъзасы, юмор остасы Роберт Исламов “Татар-информ"га хәбәрчесенә.

Кастингта Балтач, Актаныш, Ютазы, Мөслим районнары һәм Чаллы шәһәреннән катнашучылар килде. Чыгышларын гитарада уйнап, җыр башкарып, шигырь сөйләп тулыландырган стендап ясаучылар да булды. Нигездә монда студентлар, бәйрәм алып баручылар, КВНда уйнаучылар чыгыш ясады.

“Мине проектның редакторы буларак чакырдылар. Катнашучылар арасында иң яхшыларын сайларга тиеш булдык. Аларның программаларын тулыландыру һәм яхшырту юнәлешендә эш алып барачакбыз. Киңәшләребез белән ярдәм итәчәкбез. Мин катнашучылардан канәгать. Һәр чыгышта берничә тапкыр көлеп алырлык җире булса –ул кешедә өмет бар дигән сүз”, - ди Роберт Исламов.

Катнашучылар төрле темаларга чыгыш ясадылар. Темалар арасында авыл тормышы өстенлек итте. Шулай ук йолдызларга пародияләр, кыз белән егет мөнәсәбәте, машина сайлау, кибеттәге хәлләр турында мәзәкләр булды.

Авыл турындагы шаяруларга бәйле, Роберт Исламов үз фикерен белдерде. “Безнең менталитетка хас әйбер – авыл. Авыл темасына бәйле чыгышлар бик күп булды. Моннан китәргә вакыт. Төрле темаларга заманча мәзәкләр булдырырга кирәк. Безнең татар, рус эстрадасына гына да бик күп мәзәк әзерләргә мөмкин, әмма нишләптер ул темага азрак эшлиләр”, - ди юмор остасы.

Кешенең тазалыгына, эчкечелеккә бәйле темалар һәм билдән түбән шаярулар редактура аша үтмәде. Чыгышларны тулыландырыр өчен, жюри әгъзалары үз киңәшләрен, тәкъдимнәрен әйтте. Шул киңәшләрне күз уңында тотып, яңа төзелгән программа белән катнашучылар алдагы турга килергә тиеш булалар.

Кастингта бер генә хатын-кыз катнашты. Роберт Исламов кызларның юмор өлкәсендә актив катнашмау сәбәбен аңлатты. “Хатын кызлар юморы бар, аларны сәхнәгә чыгарырга гына кирәк. Электән татар хатын-кызлары тәртип һәм тыйнаклыгы белән аерылып торган. Бәлки шунлыктан стендаплар белән сәхнәгә чыгарга кыймыйлардыр. Безнең проектта бердәнбер катнашучы кыз булды. Хатын-кызлар да яхшы итеп мәзәк сөйли белүенә, юмор өлкәсендә дә булдыра алуларына дәлил булды ул”, - диде.

“Мин ЮМОРИСТ”ка үзләрен киләчәктә дә сәхнә тормышы белән бәйләргә теләүчеләр килгән. Шуларның берсе - Фаил Баязитов. “Мин үземне стендапта сынап карарга булдым. Мәзәкләр башка килеп торган саен язып бардым. Чыгышымда әзер “заготовкалар”ны кулландым. Киләчәктә дә үземне сәхнә кешесе итеп күз алдына китерәм”, - ди ул. Кызлар юморы турында да әйтеп үтте Фаил Баязитов: “Юморда егетләр өстенлек ала. Тик шулай да, бүгенге катнашучы кызда да - бик яхшы, дәрәҗәле юмор. Шуңа күрә хатын-кызлар да үзләрен сыный алырлар иде”, - дип белдерде кастинг катнашучысы.

Киләсе тур 9нчы октябрьгә билгеләнгән. Ул көнне юмористлар үз көчләрен тәҗрибәле жюри әгъзалары каршында сынап карарга тиеш булалар.

("Татар-информ")
Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
Баннер в футере
ООО "Сельхозснаб"
ООО "Сельхозснаб"
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Ассоциация "Семена Татарстана"
Ассоциация "Семена Татарстана"
Мебельная территория
Мебельная территория
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ООО «Пестречинка»
ООО «Пестречинка»
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Финпром
Финпром
ООО «ДаМилк-Агро»
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Вот такие окна"
Компания "Вот такие окна"
Компания "Сабинские окна"
Компания "Сабинские окна"