Мөфти: Ураза гаетен уздырганда мәчетләребез авыру тарату урыны булырга тиеш түгел
21 мая 2020
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин Ураза гаете якынлашу уңаеннан республика өммәтенә мөрәҗәгать итте. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Изге Рамазан ае — ураза һәм Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте, Коръән-Кәрим иңү һәм гөнаһлар ярлыкану ае тәмамланып килә. Дөньякүләм пандемия безнең барыбыз өчен дә ислам кыйммәтләренә тугрылыкның ныклыгын сынау булды. Һәм мөэмин-мөселманнар аны намус белән үтте дип әйтсәк ялгыш булмас.
Үз-үзеңне читләштерү режимының авырлыкларына карамастан, безнең өммәтебез, уразаны калдырмыйча, ялгыз яшәүче өлкәннәргә һәм авыруларга ярдәм итә, волонтерлык эшендә катнаша, мохтаҗлар һәм ярлылар турында кайгырта. Авыр вакытларда рух ныклыгы, сабырлык, тугрылык үрнәге күрсәткән һәр кешегә Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте ирешүен сорап дога кылам.
Без барыбыз да Ураза бәйрәме көнендә Аллаһы йортында намазда очрашырга телибез. Бу катлаулы вазгыятьтә без иң элек кешене кайгыртучы Ислам кыйммәтләренә таянырга тиешбез. Бәйрәм намазын үтәү — ваҗиб, ә гомерне саклап калу — фарыз гамәл. Мәчетләр куркыныч авыруны тарату урыны булырга тиеш түгел. Кешеләрнең сәламәтлеген һәм тормышын куркыныч астына куярга безнең хакыбыз юк», — ди мөфти.

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
АБД-дом там, где мы
АГРО-РОСТ
ИДЕЛЬ списание долгов
КАН АВТО
КОЛЬЦО
ЛОТОС-МЕД
Мастерская Мустаевой
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Профсоюз ОАО "Татнефть"
СОЛИДКОРМ
ТАНК
ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)