МЕНЮ
РАДИО ЕШЛЫКЛАРЫ
Азнакай
107,1 FM
Аксубай
104,3 FM
Актаныш
103,1 FM
Апас
104,4 FM
Әбсәләм
105,3 FM
Әлмәт
92,9 FM
Базарлы матак
107,1 FM
Балык бистәсе
104,9 FM
Баулы
107,5 FM
Биләр
101,7 FM
Болгар
106,0 FM
Бөгелмә
101,7 FM
Буа
100,3 FM
Зәй
106,6 FM
Кадыбаш
105,2 FM
Казан
91,5 FM
Кайбыч
106,1 FM
Кама тамагы
71,51 FM
Кукмара
107,9 FM
Лениногорский
102,1 FM
Мамадыш
106,2 FM
Минзәлә
107,3 FM
Мөслим
100,0 FM
Нурлат
104,7 FM
Олы Әтнә
71,42 FM
Сарман
107,8 FM
Теләче
106,1 FM
Түбән Кама
102,6 FM
Чирмешән
107,7 FM
Чистай
103,0 FM
Чүпрәле
91,0 FM
Шәмәрдән
102,3 FM
Яңа чишмә
107,0 FM
Яр Чаллы
105,5 FM
ЭФИРДА
Эфирны тыңлау

«Мәрҗани» мәчетендә Илһам Шакировның ел ашы уздырылды

Кичә «Мәрҗани» мәчетендә татар зыялылары Илһам Шакировны искә алдылар. Татар халкының бөек җырчысы нәкъ бер ел элек 16 гыйнварда вафат булган иде.

Илһам Шакировның ел ашында тантаналы һәм рәсми чыгышлар булмады. Коръән ашы дини кануннар буенча тыйнак кына үтте. Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев җырчының рухына дога кылды.

Мәҗлесне Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәләхов алып барды. «Татар булганда Илһам Шакиров яшәр, Илһам Шакиров җырлары булганда татар яшәр», — дип, легендар җырчыны онытырга ярамаганлыгын ассызыклады ул.

Коръән ашына Илһам Шакировның туганнары, артистлар, галимнәр һәм дин әһелләре чакырылган, шулай ук җырчыны искә алырга дип, аның 91 яшьлек апасы Зәйнәп Гәрәева да килгән иде. Кичәдә Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев һәм ТР мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин да бар иде.

«Ул исән вакытта, авырганын белсәк тә, күңел тыныч иде. Илһам абый исән әле, терелер, озак яшәр шикелле иде. Бик авыр кичердек бу югалтуны. Ничек булса да, без аның җыр байлыгын саклап калырга, яшьләргә тыңлатырга тиешбез», — ди Татарстанның халык артисты Римма Ибраһимова.

Кичәне мәдәният министрлыгы һәм Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе дирекциясе оештырган.

("Татар-информ")
Башка яңалыклар
Загрузка
Баннер в футере
ООО "Сельхозснаб"
ООО "Сельхозснаб"
Агро-Простор
Агро-Простор
АГРО-РОСТ
АГРО-РОСТ
АО СЕТЕВАЯ КОМПАНИЯ
АО СЕТЕВАЯ КОМПАНИЯ
АРСКИЕ УСАДЬБЫ - СЕТЬ БАНКЕТНЫХ ЗАЛОВ
АРСКИЕ УСАДЬБЫ - СЕТЬ БАНКЕТНЫХ ЗАЛОВ
Дамилк Агро
Дамилк Агро
ИП Набиуллин И.Х.
ИП Набиуллин И.Х.
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ПАО "Таттелеком"
ПАО "Таттелеком"
Производственная компания «Агромастер»
Производственная компания «Агромастер»
РАДУЙ
РАДУЙ
РМЗ- Кузембетьево
РМЗ- Кузембетьево
Санаторий "Бакирово"
Санаторий "Бакирово"
СМУ-88
СМУ-88
СОЛИДКОРМ
СОЛИДКОРМ
ТАМЛЕТТО
ТАМЛЕТТО
Теплица
Теплица
ТЦ ПОРТ
ТЦ ПОРТ
ФК РУБИН
ФК РУБИН
ЭНЕРГОБАНК
ЭНЕРГОБАНК