Мәдәният министрлыгы: Артистларга булган бурычларны түләп бетерәбез
4 июня 2020
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Татарстан мәдәният министрлыгы артистларга төрле мәдәни чараларда катнашкан өчен булган түләүләрне шушы арада түләп бетерәчәк. Артистларга башкача дотацияләр каралмаган. Бүген мәдәният министрының журналистлар белән традицион очрашуы вакытында бу мәсьәләгә Ирада Әюпова ачыклык кертте.
«Без беркемгә дә болай гына акча өләшә алмыйбыз. Хәтта бик теләсәк тә…» — диде министр «Татар-информ» хәбәрчесенең бүгенге вазгыятьтә эстрада артистлары белән бәйле соравына җавап итеп.
«Безнең бу мәсьәләдә кайбер бурычларыбыз бар иде — чикләүләр аркасында без аларны вакытында түли алмадык, чөнки кризислы вакытларда түләүләр мәсьәләсе катгый куелган иде. Без аларны түләп бетерергә тырышабыз. Ә турыдан-туры дотацияләр ясамадык», — диде ул.
«Безнең күпмедер артистлар филармониягә урнашкан. Тамашалар сезоны ачылгач без алар белән бергә филармония эшен тагын да активлаштырачакбыз — безнең артистлар белән уртак проектлар бар. Алар түләнә», — дип дәвам итте министр.
Ирада Әюпова күп кенә артистларның шәхси эшмәкәр яки үзмәшгуль буларак теркәлгән булуын искәртте. «Аларның салымнары кайтарылачак. Бу тәкъдим белән Рөстәм Миңнеханов та чыккан иде. Бу зур акча булмаса да, акча инде», — диде ул.
Санитар-эпидемиологик вазгыять катлаулы булу сәбәпле март аеннан бирле мәдәни тамашалар туктатылды. Бу хәл артистларның, аеруча, төрле оешмаларда штатта эшләмәгән эстрада артистларының финанс хәлен авырайтты.
"Татар-информ"

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
АБД-дом там, где мы
АГРО-РОСТ
ИДЕЛЬ списание долгов
КАН АВТО
КОЛЬЦО
ЛОТОС-МЕД
Мастерская Мустаевой
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Профсоюз ОАО "Татнефть"
СОЛИДКОРМ
ТАНК
ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)