Баннер в шапке
МЕНЮ
РАДИО ЕШЛЫКЛАРЫ
Азнакай
107,1 FM
Аксубай
104,3 FM
Актаныш
103,1 FM
Апас
104,4 FM
Әбсәләм
105,3 FM
Әлмәт
92,9 FM
Базарлы матак
107,1 FM
Балык бистәсе
104,9 FM
Баулы
107,5 FM
Биләр
101,7 FM
Болгар
106,0 FM
Бөгелмә
101,7 FM
Буа
100,3 FM
Зәй
106,6 FM
Кадыбаш
105,2 FM
Казан
91,5 FM
Кайбыч
106,1 FM
Кама тамагы
71,51 FM
Кукмара
107,9 FM
Лениногорский
102,1 FM
Мамадыш
106,2 FM
Минзәлә
107,3 FM
Мөслим
100,0 FM
Нурлат
104,7 FM
Олы Әтнә
71,42 FM
Сарман
107,8 FM
Теләче
106,1 FM
Түбән Кама
102,6 FM
Чирмешән
107,7 FM
Чистай
103,0 FM
Чүпрәле
91,0 FM
Шәмәрдән
102,3 FM
Яңа чишмә
107,0 FM
Яр Чаллы
105,5 FM
ЭФИРДА
Эфирны тыңлау
Эфирны карау

Мөхәммәтшин: Җиңү Парадын күчерү 9 май бәйрәме атмосферасына йогынты ясамаячак

Җиңү Парадын күчерү карары - вакытлы һәм мәҗбүри, Җиңүнең 75 еллыгына багышланган чаралар соңрак булачак. Мондый фикерне ТР Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия»нең Татарстан бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин җиткерде.

«Коронавирус белән авыручыларның көн саен артуы, кызганыч, нәкъ менә шундый алым таләп итә. Җиңү Парадының гаять зур әһәмиятен истә тотып аны уздыру безнең ветераннарыбыз, катнашучыларыбыз һәм бәйрәм кунаклары тормышын һәм сәламәтлеген һич кенә дә куркыныч астына куярга тиеш түгел», - дип искәртте Фәрит Мөхәммәтшин.

Ул хәбәр иткәнчә, Җиңүнең 75 еллыгына планлаштырылган барлык чаралар да «ил начар эпидемиология вазгыяте белән бәйле кыенлыкларны җиңеп чыкканнан соң» уздырылачак.

Фәрит Мөхәммәтшин тантаналы чараларны гамәлдән чыгару сугышта катнашучыларның һәм аларга тиңләштерелгән затларның социаль гарантияләренә йогынты ясамаячак, диде. «Массакүләм чараларны гамәлдән чыгару безнең ветераннарга социаль ярдәм чараларын гамәлгә ашыруга, сугыш геройлары истәлеген мәңгеләштерүгә берничек тә йогынты ясамый. Россия Президенты Указы белән гамәлгә куелган «1941 – 1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүгә 75 ел» юбилей медальләрен тапшыру дәвам итә. Ветераннарыбыз бер тапкыр бирелә торган акчалата түләүләрне тулы күләмдә ала. Ветераннарның социаль-көнкүреш проблемаларын, медицина ярдәмен күрсәтү мәсьәләләрен хәл итү бер генә минутка да туктап тормый. Массакүләм мәгълүмат чараларының Бөек Ватан сугышының фронт көннәре һәм геройларча җиңүләргә карата кызыксынуы да тынып тормый», - дип аңлатты Татарстан парламенты спикеры.

Фәрит Мөхәммәтшин фикеренчә, парадны күчерү бәйрәм атмосферасына йогынты ясамаячак. «Чараларның бер өлеше цифрлы форматка күчәчәк. Аерым алганда, фотокүргәзмәләр, спектакльләр һәм концертлар киң даирә тамашачыларны җәлеп итеп, онлайн режимда үткәрелергә мөмкин. Безнең алда федераль һәм республика планнарында каралган барлык чараларны югары дәрәҗәдә уздыру бурычы тора, чөнки бу дәһшәтле сугышта безгә бик кадерле булган Җиңү көне — һәрберебез өчен изге көн, җиңел бирелмәде», — дип фикерләре белән уртаклашты ТР Дәүләт Советы Рәисе.

Җиңү Парадын күчерүнең 9 май бәйрәме атмосферасына йогынты ясамавы турында элегрәк «Бердәм Россия» Генераль советы секретаре Андрей Турчак та әйтте. «Бернинди пандемия дә безнең өчен 9 майны гадәти көн итмәячәк. Бу безнең илдә һәр гаилә өчен изге дата. Без геройларыбызның портретлары белән балконнарга чыга, аларны фатир тәрәзәләреннән күрсәтә алабыз. Фронт җырларын бергә, шул исәптән онлайн режимда да, башкара алабыз», — диде ул.

Россия Президенты Владимир Путин кичә яңа төр коронавирус инфекциясе таралу сәбәпле, Җиңү Парадын үткәрүне күчерергә кушты.
Автор: "Татар-информ"
Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
Баннер в футере
ООО "Сельхозснаб"
ООО "Сельхозснаб"
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Ассоциация "Семена Татарстана"
Ассоциация "Семена Татарстана"
Мебельная территория
Мебельная территория
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ООО «Пестречинка»
ООО «Пестречинка»
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Финпром
Финпром
ООО «ДаМилк-Агро»
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Вот такие окна"
Компания "Вот такие окна"
Компания "Сабинские окна"
Компания "Сабинские окна"