Баннер в шапке
МЕНЮ
РАДИО ЕШЛЫКЛАРЫ
Азнакай
107,1 FM
Аксубай
104,3 FM
Актаныш
103,1 FM
Апас
104,4 FM
Әбсәләм
105,3 FM
Әлмәт
92,9 FM
Базарлы матак
107,1 FM
Балык бистәсе
104,9 FM
Баулы
107,5 FM
Биләр
101,7 FM
Болгар
106,0 FM
Бөгелмә
101,7 FM
Буа
100,3 FM
Зәй
106,6 FM
Кадыбаш
105,2 FM
Казан
91,5 FM
Кайбыч
106,1 FM
Кама тамагы
71,51 FM
Кукмара
107,9 FM
Лениногорский
102,1 FM
Мамадыш
106,2 FM
Минзәлә
107,3 FM
Мөслим
100,0 FM
Нурлат
104,7 FM
Олы Әтнә
71,42 FM
Сарман
107,8 FM
Теләче
106,1 FM
Түбән Кама
102,6 FM
Чирмешән
107,7 FM
Чистай
103,0 FM
Чүпрәле
91,0 FM
Шәмәрдән
102,3 FM
Яңа чишмә
107,0 FM
Яр Чаллы
105,5 FM
ЭФИРДА
Эфирны тыңлау
Эфирны карау

Әлмәттә яңа мәчет ачылган

1 сентября 2022 ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Кичә, 31 август, Әлмәт шәһәренең Агропоселок бистәсендә тантаналы рәвештә “Нурлы” мәчете ачылды. Чараны Татарстан мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары Равил хәзрәт Зөфәрев ачып җибәрде. Ул, әлмәтлеләрне мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән сәламләде, дип хәбәр итә Татрастан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте хәбәр итә.

Чарада мөселманнарны шулай ук Әлмәт шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Айнур Исхаков, Әлмәт районы имам-мөхтәсибе Исмәгыйль хәзрәт Сөнгатуллин, Мөслим районы имам-мөхтәсибе Илгиз хәзрәт Сөнгатуллин, "Нурлы" мәчете имамы Мәгъсүм хәзрәт Нуртдинов һ.б. котлады.

Мәгъсүм хәзрәт Нуртдинов тантанада катаншучыларны мәчет төзелеше тарихы белән таныштырды. 2008 елда Габделәзәл хәзрәт Ибраһимов мәчет төзү өчен инициатив төркем булдыра. 2009 елда җир бүленеп бирелеп, 2010 елда мәчет төзелә башлый, төзелешкә Әлмәт халкы һәм меценатлар үз өлешен кертә. 2020 елда манарага ай куелып, мәхәллә халкы әзер бүлмәләргә җәмәгать намазына йөри башлый. Ниһаять, быел мәчет тулысынча төзелеп бетеп, ишекләрен ачты. Ачылыш тантанасы җәмәгать белән өйлә намазы укып, мәчетнең ашханәсендә тантаналы төшке аш белән дәвам итте.

Мәчет 100 кешегә исәпләнгән. 270 квадрат метр эчендә цоколь өлеше дә булган мәчеттә ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен 3 тәһарәтханә, дини дәресләр өчен уку сыйныфлары, фарз заллар, никах уку һәм исем кушу өчен бүлмәләр, имам бүлмәсе бар. Мәчеттә Рамазан аенда ифтарлар уза, газы, суы кергән, электр энергиясе белән тәэмин ителгән, канализация системасы ясалган.

Фото: dumrt.ru
tnv.ru
Башка яңалыклар
Шәрехләмә 0
Шәрехләмә калдыру
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
Баннер в футере
ООО "Сельхозснаб"
ООО "Сельхозснаб"
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Ассоциация "Семена Татарстана"
Ассоциация "Семена Татарстана"
Мебельная территория
Мебельная территория
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ООО «Пестречинка»
ООО «Пестречинка»
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Финпром
Финпром
ООО «ДаМилк-Агро»
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Вот такие окна"
Компания "Вот такие окна"
Компания "Сабинские окна"
Компания "Сабинские окна"