Ведущие "Болгар радиосы"
МЕНЮ
РАДИО ЕШЛЫКЛАРЫ
Азнакай
107,1 FM
Аксубай
104,3 FM
Актаныш
103,1 FM
Апас
104,4 FM
Әбсәләм
105,3 FM
Әлмәт
92,9 FM
Базарлы матак
107,1 FM
Балык бистәсе
104,9 FM
Баулы
107,5 FM
Биләр
101,7 FM
Болгар
106,0 FM
Бөгелмә
101,7 FM
Буа
100,3 FM
Зәй
106,6 FM
Кадыбаш
105,2 FM
Казан
91,5 FM
Кайбыч
106,1 FM
Кама тамагы
71,51 FM
Кукмара
107,9 FM
Лениногорский
102,1 FM
Мамадыш
106,2 FM
Минзәлә
107,3 FM
Мөслим
100,0 FM
Нурлат
104,7 FM
Олы Әтнә
71,42 FM
Сарман
107,8 FM
Теләче
106,1 FM
Түбән Кама
102,6 FM
Чирмешән
107,7 FM
Чистай
103,0 FM
Чүпрәле
91,0 FM
Шәмәрдән
102,3 FM
Яңа чишмә
107,0 FM
Яр Чаллы
105,5 FM
ЭФИРДА
Эфирны тыңлау
Эфирны карау

Әлкинең Татар Мулла авылы кызлары Төркия Сабан туенда татар ашлары белән сыйлады

Төркиядә Сабан туенда Әлки районының Татар Мулла авылында туып үскән апалы-сеңелле Халидә Әхмәтова һәм Гөлсинә Мурадимова халыкны тәмле татар ризыклары белән сыйлап таң калдырганнар. Бу хакта "Әлки хәбәрләре" газетасы яза.

Хәзер Халидә Әхмәтова улының гаиләсе белән Төркиядә яши. Кайчандыр аңарда тәрбия алган, хәзер инде үсеп җиткән элекке “сабыйлары”, бу илдә булырга туры килсә, апалары янына керми калмыйлар.

Халидә Галләм кызы гомере буе Түбән Кама шәһәрендә балалар бакчасы тәрбиячесе булып эшләде, сабыйларга ислам әхлагы бирү өчен тырышып эшләде. Халидәнең әлеге темага язган методик эшләнмәләре китаплар булып басылды. Нәниләрне кечкенәдән ислам кушканча тәрбияләү турында уйлаучы-кайгыртучылар арасында популяр булды. Аның эш тәҗрибәсен өйрәнеп үзләрендә кулланучылар да аз түгел.

Сеңлесе Гөлсинә дә апасы янына икенче тапкыр барды. Ул Базарлы Матакта гомер итә. Гөлсинә пешергән камыр ризыкларга сорау зур: туй-мәҗлесләргә тәмле бәлешләрне телең йотарлык итеп әзерли ул. Татар ризыклары да, руслар яраткан-теләгәнне дә күңелен биреп, бар осталыгын эшкә җигеп пешерә Гөлсинә.

Анталиядә Сабан туе буласын белгәч, апа-сеңел зур әзерлек башлыйлар. Халидә Түбән Камадагы коллегасы ярдәмендә татар халык бизәкләре төшерелгән тастымаллар китертә. Сеңелесе кунакка килү дә бик вакытлы килеп чыга: икәүләп берсеннән-берсе тәмле бәлешләр, гөбәдия өчпочмак, пәрәмәч пешерәләр. Халидә – чәкчәк остасы. Ул 10 килограмм чәкчәк пешерә. Туганнар кыстыбый да ясыйлар .

Татар халкының халык ашлары куелган зур өстәл яныннан кеше бетми.

– Бик яраттылар! Киләләр дә, өзгәләнеп, сатып алырга сорыйлар, бер пирогка 1000 сум түләргә әзерләр. Без сатмыйбыз, бушка сыйлыйбыз дигәч, шаккаттылар. Апаның чәкчәге шундый тәмле дә, матур да иде, аңа хәтта ресторан директорлары заказ бирде! Исең китәр, әйеме? Безнең татар ашларын бөтен җирдә күркәм каршылыйлар,– ди Гөлсинә.

– Киләсе елга тагын күп итеп тәмле әйберләр пешереп килүебезне сорадылар. Барысы да кунакка чакыра, фотога, видеога төшерәләр. Берничә теле-радиоканал интервью алды үзебездән, – дип сөйли Гөлсинә.

("Татар-информ")
Башка яңалыклар
Шәрехләмә 0
Шәрехләмә калдыру
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
Баннер в футере
ООО "Сельхозснаб"
ООО "Сельхозснаб"
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Ассоциация "Семена Татарстана"
Ассоциация "Семена Татарстана"
Мебельная территория
Мебельная территория
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ООО «Пестречинка»
ООО «Пестречинка»
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Финпром
Финпром
ООО «ДаМилк-Агро»
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Вот такие окна"
Компания "Вот такие окна"
Компания "Сабинские окна"
Компания "Сабинские окна"