Ведущие "Болгар радиосы"
МЕНЮ
РАДИО ЕШЛЫКЛАРЫ
Азнакай
107,1 FM
Аксубай
104,3 FM
Актаныш
103,1 FM
Апас
104,4 FM
Әбсәләм
105,3 FM
Әлмәт
92,9 FM
Базарлы матак
107,1 FM
Балык бистәсе
104,9 FM
Баулы
107,5 FM
Биләр
101,7 FM
Болгар
106,0 FM
Бөгелмә
101,7 FM
Буа
100,3 FM
Зәй
106,6 FM
Кадыбаш
105,2 FM
Казан
91,5 FM
Кайбыч
106,1 FM
Кама тамагы
71,51 FM
Кукмара
107,9 FM
Лениногорский
102,1 FM
Мамадыш
106,2 FM
Минзәлә
107,3 FM
Мөслим
100,0 FM
Нурлат
104,7 FM
Олы Әтнә
71,42 FM
Сарман
107,8 FM
Теләче
106,1 FM
Түбән Кама
102,6 FM
Чирмешән
107,7 FM
Чистай
103,0 FM
Чүпрәле
91,0 FM
Шәмәрдән
102,3 FM
Яңа чишмә
107,0 FM
Яр Чаллы
105,5 FM
ЭФИРДА
Эфирны тыңлау
Эфирны карау

Ләбиб Лерон ветеран журналистларны һәм язучыларны Корбан ашына җыйды

14 августа 2019 ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Язучы, журналист, “Бернең мирас” журналы баш мөхәррире Ләбиб Лерон бүген Казанда корбан ашы уздырды. Табынга өлкән яшьтәге язучылар, шагыйрьләр, галимнәр, журналистлар, музыкантлар җыелды. Разил Вәлиев, Тәлгать Галиуллин, Дамир Исхаков, Әзһәр Шакиров, Лерон Хәмидуллин, Әгъзам Фәйзрахманов, Риман Гыйлемханов, Шаһинур Мостафин, Факил Сафин, Шәүкәт Гаделша, Ләис Зөлкарнәй – кырык кешелек исемлекнең бер өлеше генә.

Корбан ашы Нариманов урамындагы XX гасыр башында “Милләт” типографиясе урнашкан тарихи бинада үткәрелде. Бүген биредә “Милләт” кафесы урнашкан. Дини бәйрәм уңаеннан очрашуны оештыруда шушы бинаның хуҗасы, татар эшмәкәре Рәүф Хәсәнов булышты, диде Ләбиб Лерон.

Мөселманнар өчен изге бәйрәм - Корбан гаете быел 11 августка туры килде. Ләбиб Лерон балачагы узган Актаныш районы Олы Имән авылында да корбан чалдырган, Коръән ашы уздырган. Пучы авылындагы картлар йортында яшәүчеләрне сыйларга корбан итләре калдырган.

Башкалада исә корбанга сарыкны “Казан нуры” мәчетендә чалдылар. Өлкән яшьтәге татар зыялыларын корбан ашына җыярга Ләбиб Лерон быел ураза аенда – “Безнең мирас” журналы редакциясендә ифтар мәҗлесе үткәргәндә үк ният итеп куйганлыгын әйтте.

Корбан ашына килгән зыялыларны Татарстан мөфтие исеменнән аның урынбасары, Казанның 1000 еллык мәдрәсәсе җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин сәламләде. Мәдрәсә мөгаллиме, “Өмет” һәм “Рәхмәтулла” мәчетләре имамы Рөстәм хәзрәт Ясәвиев вәгазь һәм Коръән сүрәләре укыды. Корбан гаетенең хәлле кешеләргә тәккәберлеген җиңәргә, мохтаҗларга ярдәм итәргә этәрә торган күркәм бәйрәм булуын искәртте. “Тормышы җитеш булса, кеше тирә-юньдә мохтаҗлар, мескеннәр юк дип уйлый башлый. Ә алар бар, Аллаһы Тәгалә кешеләргә ярдәм итү җаен тәкъдим итә”, - диде Рөстәм хәзрәт.

Ләбиб Лерон Корбан ашына килгән шәхесләргә рәхмәтен белдерде. Төрле сәбәпләр аркасында очрашуда катнаша алмаганнарның сәламнәрен әйтеп, киләчәктә дә бергә һәм бердәм булып яшәргә һәм эшләргә насыйп булсын дигән теләкләрен җиткерде. Табын тирәли утырып сөйләшүдә дин һәм милли мәдәниятне саклау мәсьәләләре күтәрелде. Миңгол Галиев һәм Алмаз Хәмзин моңлы җырлар башкарды. ТР Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов замандашларын Ләбиб Лероннан үрнәк алырга чакырды. “Ул татарның милләтпәрвәр затларын бергә тупларга омтыла. Бүген бу мәҗлестә аның гаиләсе, балалары, оныклары да катнаша. Аларны ул, һичшиксез, милләтебезгә олы мәхәббәт хисләрендә тәрбияли, безгә аңардан үрнәк алырга кирәк”, - диде Данил Салихов.

("Татар-информ")
Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
Баннер в футере
ООО "Сельхозснаб"
ООО "Сельхозснаб"
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Ассоциация "Семена Татарстана"
Ассоциация "Семена Татарстана"
Мебельная территория
Мебельная территория
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ООО «Пестречинка»
ООО «Пестречинка»
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Финпром
Финпром
ООО «ДаМилк-Агро»
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Вот такие окна"
Компания "Вот такие окна"
Компания "Сабинские окна"
Компания "Сабинские окна"