Легендабыз Әлфия апа Авзаловага 89 яшь туласы булган???
16 января 2018
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Әлфия Авзалованың тууына 85 ел тулуга багышланган искә алу концертында Салават Фәтхетдинов легендар җырчыбызның зур серен ачты – аның чын яшен әйтте. «Әлфия апаның чын яшен мин беләм дә, Зөлфия белә. Бик кызыксынсагыз, әйтербез. Сез белгәне – 85, без белгәне – 89. Киләсе елга аның 90 еллыгын уздырсак – гаҗәпләнмәссез”, - диде ул.
Концерт алдыннан журналистлар шул ук сорауны биргәч, Зөлфия серле генә елмаеп: “Бу – сер”, - дигән иде. Ул чын дөресен белүен, әмма аны әйтмәячәген әйтте.
Зөлфия концерттан соң Салаватның шушы серне ачуына үпкәләмәвен белдерде
Кичә Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә мәшһүр, легендар җырчыбыз Әлфия Авзалованың тууына 85 ел тулуга багышланган искә алу концерты үтте. Искә алу концертына Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев, Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Әлфия Авзалованың гомерлек дуслары Сания һәм Кәрим Габидуллиннар, Әлфия Авзалованың гаиләсе - кызлары, кияве һәм оныклары килгән иде.
Искәртеп үтәбез, Әлфия Авзалованың туган көненә багышланган концертлар – Татар филармониясенең традицион концертлары – 12 ел дәвамында җырчының нәкъ туган көнендә үткәреләләр. Быелгысы - җырчының үзеннән башка узган беренче концерт.

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Ассоциация "Семена Татарстана"
Мебельная территория
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ООО «Пестречинка»
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Финпром
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Вот такие окна"
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)