Баннер в шапке
МЕНЮ
РАДИО ЕШЛЫКЛАРЫ
Азнакай
107,1 FM
Аксубай
104,3 FM
Актаныш
103,1 FM
Апас
104,4 FM
Әбсәләм
105,3 FM
Әлмәт
92,9 FM
Базарлы матак
107,1 FM
Балык бистәсе
104,9 FM
Баулы
107,5 FM
Биләр
101,7 FM
Болгар
106,0 FM
Бөгелмә
101,7 FM
Буа
100,3 FM
Зәй
106,6 FM
Кадыбаш
105,2 FM
Казан
91,5 FM
Кайбыч
106,1 FM
Кама тамагы
71,51 FM
Кукмара
107,9 FM
Лениногорский
102,1 FM
Мамадыш
106,2 FM
Минзәлә
107,3 FM
Мөслим
100,0 FM
Нурлат
104,7 FM
Олы Әтнә
71,42 FM
Сарман
107,8 FM
Теләче
106,1 FM
Түбән Кама
102,6 FM
Чирмешән
107,7 FM
Чистай
103,0 FM
Чүпрәле
91,0 FM
Шәмәрдән
102,3 FM
Яңа чишмә
107,0 FM
Яр Чаллы
105,5 FM
ЭФИРДА
Эфирны тыңлау
Эфирны карау

"Кызыл зона"дан репортаж

13 октября 2020 ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
"Кызыл зона"дан репортаж

Дөньяда авыручылар кубәя, Россия исә, май аендагы иң куп кеше авырган чор статистикасын яңартты.

Татарстанда 3 медицина учреждениесе кабат ковидлы пациентларны кабул итә башлады. Җомга көнне Россиянең сәламәтлек саклау министрлыгы ил халкына мөрәҗәгать итеп, бу ялларны өйдә үткәруне утенде. Шунсыз йоктыручылар санын киметеп булмаячак. Ә бу исә, медицина системасына өстәмә сынау дигән суз. Хәзер хастаханәләрнең һәр кешене кабул итеп өлгереп, ярдәмне вакытында курсәту алуы мөһим.

Казанда йогышлы авырулар хастахәнәсенә чират. Монда эшләүче табибларның Татарстан халкына әйтер сузе бар. Йогышлы авырулар хастаханәсен һәр яктан ашыгыч ярдәм машиналары уратып алган. Көн саен монда 350гә якын кеше мөрәҗәгать итә.

Мондагы кызыл зона - республикадагы ковид-госпитальләр арасында иң зуры. Җиңел авыручылар юк диярлек! Кызыл зонага керер өчен без тулысынча киемнәрне алыштырабыз. Махсус комбинезон, аяк киеме, чәч, йөз, күзләр каплана.

Айзат ШӘЙМӘРДАНОВ:
- Коронавирустан 100 процент берни сакламый. Бу саклау формасы зур киртәләр тудыра. Минем тәнемнең бер ачык өлеше дә юк.

Айзат ШӘЙМӘРДАНОВ:
- Кызыл зона - ул урамнан ишегалдыннан башлана. Монда тезелеп киткән ашыгыч ярдәм машиналары. Һәрберсендә кеше язмышы. Монда табибларга гына йөрергә рөхсәт бар.

Илһамия Гарипова - пандемия башланганнан бирле көн дә ковидлы авырулар белән эшли. Ул безне хәзерге пациентлары белән таныштыра.

Фәридә ханым Биектаудан. Бәхеткә, бу чир гаиләсенә, балаларына йокмый кала.

Фәридә ХӘБИБУЛЛИНА:
- Өйдә бик авыр иде, хәзер хәл юк, башым бик каты авырта. Үпкә 50 процентка шешкән. Ничек йоктырдым? Эштәдер.

Республика йогышлы чирләр хастаханәсендә бүген 430 кеше дәвалана. 8 кеше ясалма сулыш аппаратына тоташтырылган. 28 кеше - реанимациядә.

Илһамия ГАРИПОВА, Республика йогышлы авырулар хастаханәсенең 11нче бүлек мөдире):
- Алар маска кидем ди. Ләкин мин алай дип уйламыйм. Кеше бит масканы дөрес кими. Автобуска кер, берсе дә сулыш юлын капламый.

Гүзәл Сахипова - үзе үк табиб, сырхауханәдә эшләгән. Дөрес, коронавируслы кешеләрне дәваламаган. Башта ике атна өендә авырый, аннан монда килә, дөресрәге, китерәләр.

Адлер ӘХМӘТОВ:
- Мин поликлиникага барган идем, юлда егылдым. Миндә двусторонняя пневмония икән. Маска киеп йөрдем. Гаиләм юк. Үзем генә яшим.

Мондагы табиблар туктаусыз хәрәкәттә. Бер утырып торган, хәл җыючыны күреп булмый. Һәр табиб, саклану киеменнән һаман каядыр ашыга. Аңлашыла да, дәваларга кирәк, чөнки авыручыларның саны соңгы көннәрдә арта гына.

Илһамия ГАРИПОВА, Республика йогышлы авырулар хастаханәсенең 11нче бүлек мөдире:
- Авыр инде монда эшләү. Табиблар үз эшен яратмаса, монда эшләмәс иде дә.

Рөстәм ФӘХРЕТДИНОВ, Республика йогышлы авырулар хастаханәсе баш табибы урынбасары:
- Врачларга нагрузка бик зур. Кешеләр үзләре килеп чиратлар барлыкка килә. Бөке була.

Бу хастаханәгә көненә 350 кеше мөрәҗәгать итә. Шуларның 250ләбе үзләре килүчеләр, калган 100 - ашыгыч ярдәм машиналары белән китерелә. Чөнки бу хастаханә провизор госпитал буларак эшли. Ковид дип шикләнгән барлык пациентларга монда төгәл диагноз куеп, нинди авыру булуына карап, башка учреждениеләргә озаталар.

Владимир ЖАВОРОНКОВ, Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары:
- КТ чиратка бик кеше килә. Без ул кешеләр белән эшлибез. Скорыйлар җыелып торуында бер генә сәбәп түгел. ОРВИ белән авырыйлар.

Бүген Казанда эшләгән 7 ковид-госпитальнең - берсе дә буш түгел. Авыручылар кискен артса, министрлыкның Б планы бар - ягъни коронавируслы хастаханәләрне тагын ачу. Бу хәзер халыкның ковидтан саклануыннан тора. Татарстан халкы кайсы юлны сайлар? Ятакмы, битлекме? Бер айдан вакыт күрсәтер.

tnv.ru
Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
Баннер в футере
ООО "Сельхозснаб"
ООО "Сельхозснаб"
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Ассоциация "Семена Татарстана"
Ассоциация "Семена Татарстана"
Мебельная территория
Мебельная территория
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ООО «Пестречинка»
ООО «Пестречинка»
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Финпром
Финпром
ООО «ДаМилк-Агро»
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Вот такие окна"
Компания "Вот такие окна"
Компания "Сабинские окна"
Компания "Сабинские окна"