Корбан бәйрәме алдыннан “Зәкят” фонды хәйрия чаралары үткәрә
31 июля 2019
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
11 августта бөтен дөнья мөселманнары иң төп бәйрәмнәрнең берсе – Корбан бәйрәмен (яки Гыйд әл-Әдха) каршы алачак. Корбан бәйрәме алдыннан ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды социаль башлангычларны көчәйтә һәм хәйрия чаралары оештыра. Бу хакта нәзарәтнең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Булачак бәйрәм кысаларында бүгенге көннән башлап һәм 1 августка кадәр – өч көн дәвамында “Зәкят” фонды Казанның «Софра кебаб» кафесында үсешендә үзенчәлекләре булган балалар тәрбияләүче һәм күп балалы гаиләләр өчен хәйрия ашлары үткәрә башлый.
Корбан бәйрәмен үткәрү чорында ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең барлык социаль активлыкларыннан иң мөһиме – “Мохтаҗларны тукландыр” акциясе. Әлеге башлангыч кысаларында һәрбер теләгән кеше “Зәкят” фондыннан сарык сатып алып, аның итен мохтаҗларга тапшыра ала.
Хәзерге вакытта фондка корбан ите алу өчен йөздән артык гариза кергән, алар арасында аз керемлеләр, инвалидлар, авыр хәлдә калган ятимнәр бар. Фонд тулысы белән барлык оештыру мәсьәләләрен хәл итүне үз өстенә ала: сатып алудан алып мохтаҗларга илтеп бирүгә кадәр. квалификацияле белгечләр корбан чалу гамәле буенча хәйриячеләрне кызыксындырган барлык сорауларга җавап бирәләр.
Шулай ук «Зәкят» фондында квалификацияле белгечләр белән корбан чалу буенча киңәшләшергә һәм суюны контрольдә тотучы корбан чалучыларның киңәшләрен алырга мөмкин. Фондның хезмәтләре – бушлай. Бер бәрәннең бәясе – 8000 сум. Бәрәннәрнең саны чикле. Белешмә өчен телефон: +7 (843) 225-33-22.
("Татар-информ")

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
АБД-дом там, где мы
АГРО-РОСТ
ИДЕЛЬ списание долгов
КАН АВТО
КОЛЬЦО
ЛОТОС-МЕД
Мастерская Мустаевой
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Профсоюз ОАО "Татнефть"
СОЛИДКОРМ
ТАНК
ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)