Конституциягә төзәтмәләр кертү буенча гомумроссия тавыш бирү тәртибе расланды
3 июня 2020
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Россия Үзәк сайлау комиссиясе Конституциягә төзәтмәләр кертү турында закон буенча гомумроссия тавыш бирүнең яңа тәртибен раслады. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.
Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Элла Памфилова хәбәр иткәнчә, сайлау комиссияләре өчен гражданнарның сәламәтлеген саклау буенча тәкъдимнәр Роспотребнадзор белән берлектә эшләнгән. Саклану һәм профилактика чаралары исемлегенә участокка кергәндә температура үлчәү, бер тапкыр кулланыла торган маска һәм перчатка, санитайзер, бер тапкыр тотыла торган ручка, келәмнәрне дезинфекцияләү, социаль дистанция билгеләре керә.
Участокта тавыш бирүчеләр саны сәгатенә 8-12 кешедән артмаска тиеш дип планлаштырыла.
Үзәк сайлау комиссиясе катнашучылар өчен өстәмә мөмкинлекләр булдырган: төп көнгә кадәр тавыш бирү (25-30 июнь), махсус урынга килмичә (шул исәптән йорт яны территорияләрендә) тавыш бирү, өйдә контактсыз тавыш бирү, кайбер төбәкләр өчен дистанцион электрон тавыш бирү һәм «мобиль сайлаучы» механизмы ярдәмендә яшәү урыны буенча тавыш бирү. Почта буенча тавыш бирү кулланылмаячак.
Яшәү урыны буенча тавыш бирү өчен гаризалар Күп функцияле үзәкләр, территориаль сайлау комиссияләре һәм дәүләт хезмәтләре порталы аша 5-21 июньдә биреләчәк, 6-21 июньдә участок сайлау комиссияләре аша гариза бирергә мөмкин булачак.
Шулай ук Үзәк сайлау комиссиясе Конституциягә төзәтмәләр буенча дистанцион электрон тавыш бирү тәртибен нигез итеп алды, бу мөмкинлекне берничә төбәктә кулланып булачак.
Конституциягә төзәтмәләр кертү буенча гомумроссия тавыш бирү 1 июльдә узачак.

Автор: "Татар-информ"
Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
АБД-дом там, где мы
АГРО-РОСТ
ИДЕЛЬ списание долгов
КАН АВТО
КОЛЬЦО
ЛОТОС-МЕД
Мастерская Мустаевой
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Профсоюз ОАО "Татнефть"
СОЛИДКОРМ
ТАНК
ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)