Кышын Казанда җиде чаңгы трассасы һәм 19 шугалак ачыла
9 декабря 2019
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Быелгы кышта Казанда 3 меңнән артык пар тимераякны прокатка бирү пунктлары булган тугыз ябык түбәле һәм ун ачык шугалак эшләячәк. Казан шәһәре Башкарма комитетының Физик культура һәм спорт комитеты рәисе Альберт Салихов мэриядә узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шул хакта хәбәр итте.
«Быелгы сезонда беренчеләрдән булып «Ракета», «Хезмәт резервлары» һәм «Мотор» стадионнарында шугалаклар эшли башлады. Хәзерге вакытта Кремль яр буендагы шугалакның бер өлеше халыкны кабул итәргә әзер, калган өлешендә эшләр якын көннәрдә төгәлләнәчәк», - дип искәртте Салихов.
Докладчы тиздән Чирәмдәге хоккей үзәгендә, «Тасма» стадионында, «Черек күл» паркында һәм Имәнлек урамындагы тагын алты шугалакның әзер булачагын әйтте. Моннан тыш, 21 декабрьдә Казан ипподромы территориясендәге «Хан сарае»нда, ә 2020 елның гыйнварында Урман арты бистәсендәге «Солнечный» ял базасында да шугалаклар ачылачак.
Шугалаклардан тыш, Казанда 77 хоккей мәйданчыгы да эшләячәк. Аларның 68е әзер инде, калганнарында эшләр атна дәвамында төгәлләнәчәк. Кышкы чорда шулай ук җиде яктыртылган чаңгы трассасы ачу күздә тотыла.
«16 декабрьдә Үзәк стадион базасында 400 метр озынлыгындагы чаңгы трассасы ачылачак, анда 21-22 декабрьдә һәвәскәрләр арасында биатлон буенча тәүге ярышлар узачак», - дип сүзен йомгаклады Салихов.
("Татар-информ")

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
АБД-дом там, где мы
АГРО-РОСТ
ИДЕЛЬ списание долгов
КАН АВТО
КОЛЬЦО
ЛОТОС-МЕД
Мастерская Мустаевой
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Профсоюз ОАО "Татнефть"
СОЛИДКОРМ
ТАНК
ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)