«Әкият» курчак театрында беренче курчак театр лабораториясе эшли башлаячак
14 января 2020
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
26 гыйнварда «Әкият» Татар дәүләт курчак театрында «Әкият-LAB» беренче курчак театр лабораториясе эшли башлаячак. Ул 31 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк. Бу хакта театрның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Театрның баш режиссеры, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Илгиз Зәйниев театр лабораториясенең иҗади башлангычлар өчен файдалы булуын һәм труппага тренинг максатыннан үткәрелүен билгеләп үтте. Проект кысаларында шулай ук яшь режиссерлар һәм рәссамнар белән танышу планлаштырыла.
«Театр үзенең үзенчәлекле эстетик моделен табарга тиеш. Лаборатория — бу юнәлештә адымнарның берсе», — дип аңлатты бу уйны режиссер.
Лаборатория кысаларында барлыгы өч спектакль — ике рус һәм бер татар спектакльләренә эскизлар әзерләү планлаштырыла.
("Татар-информ")

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
АБД-дом там, где мы
АГРО-РОСТ
ИДЕЛЬ списание долгов
КАН АВТО
КОЛЬЦО
ЛОТОС-МЕД
Мастерская Мустаевой
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Профсоюз ОАО "Татнефть"
СОЛИДКОРМ
ТАНК
ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)