Халыкара туган тел көне: Соңгы 150 елда Россиядә 14 тел юкка чыккан
25 февраля 2026
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
1нче февраль - Халыкара туган тел көне. Ул дөньяда милләтләрнең мәдәни төрлелеген һәм юкка чыгарга мөмкин булган телләрне саклау өчен кабул ителгән. Татар өчен тел югалу - милләтең югалуга тиң!
Күренекле татар әдибе Аяз Гыйләҗев 1992нче елда Казанның - татар мәркәзе буларак киләчәге турында уйланып язган. «Кызыл билле перәннек» ашасын татар баласы, «Гөлҗиһан» сабыны белән юынсын. Әти-әниләре аңа «Күгәрчен канаты», «Шүрәле бармагы» дигән тәмле конфет алсыннар. «Су анасы» дигән тарак белән тарасын ул сачен. Бәйрәмдә кызлар энҗеле калфаклар, бәбәй итәкле күлмәк кисеннәр. Егетләр башында - чигүле кара түбәтәй, аякта - гармун кунычлы сафьян итекләр… Болар һәммәсе укмашып, без көткәннәрне хасил итәрлек милли җирлеккә әйләнерләр.
Әгәр без «Татар уянды!» дибез икән, әүвәл сылу кызларыбызга өмет баглыйк: рухи яңарыш ахыр чиктә хатын-кыз кулында! Татар милләтен уятырлык көчкә ия ир-егетләр, зирәк кызлар - алар кулыннан төшәчәк. Хакыйкать бик гади дә, күтәрә алмаслык авыр да…" Аяз Гыйләҗев 32 ел элек әйткән фикерләр бүген ничек актуаль яңгырый?!
Соңгы 150 елда Россиядә 14 тел юкка чыккан. Тагын 18е якын арада бетәчәк дигән исемлектә тора. Димәк, якынча һәр 10 ел саен илдә бер тел җуела. Бу искиткеч зур тизлек! Дөньядагы туган тел көне уңаеннан, без бүген татар теле алдында торган киртә - образлы итеп әйтсәк, упкыннарны эзләдек. Татар җәмәгатьчелеге өчен алар билгеле дә кебек. Әмма белеп тору 2020дәге җанисәп вакытында кимүдән саклый алмады. Эчке һәм тышкы каршылыкларны Рүзәл Шәрипов экспертлар белән берлектә барлады.

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
АБД-дом там, где мы
АГРО-РОСТ
ИДЕЛЬ списание долгов
КАН АВТО
КОЛЬЦО
ЛОТОС-МЕД
Мастерская Мустаевой
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Профсоюз ОАО "Татнефть"
СОЛИДКОРМ
ТАНК
ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)