Баннер в шапке
МЕНЮ
РАДИО ЕШЛЫКЛАРЫ
Азнакай
107,1 FM
Аксубай
104,3 FM
Актаныш
103,1 FM
Апас
104,4 FM
Әбсәләм
105,3 FM
Әлмәт
92,9 FM
Базарлы матак
107,1 FM
Балык бистәсе
104,9 FM
Баулы
107,5 FM
Биләр
101,7 FM
Болгар
106,0 FM
Бөгелмә
101,7 FM
Буа
100,3 FM
Зәй
106,6 FM
Кадыбаш
105,2 FM
Казан
91,5 FM
Кайбыч
106,1 FM
Кама тамагы
71,51 FM
Кукмара
107,9 FM
Лениногорский
102,1 FM
Мамадыш
106,2 FM
Минзәлә
107,3 FM
Мөслим
100,0 FM
Нурлат
104,7 FM
Олы Әтнә
71,42 FM
Сарман
107,8 FM
Теләче
106,1 FM
Түбән Кама
102,6 FM
Чирмешән
107,7 FM
Чистай
103,0 FM
Чүпрәле
91,0 FM
Шәмәрдән
102,3 FM
Яңа чишмә
107,0 FM
Яр Чаллы
105,5 FM
ЭФИРДА
Эфирны тыңлау
Эфирны карау

Казанның Кремль урамында кино төшерелә

Казанның Кремль урамы ябык – “Зөләйха күзләрен ача” сериалы бүген биредә 1917 елның көзге вакыйгаларын төшерә. “Татар-информ” хәбәрчеләре, кино төшерү мәйданчыгында булып, сериалның иң халык күп катнашкан күренешләренең берсен тамаша кылды.

Хәтта ябык булмаса да, Казанда яшәүчеләр бүген Кремль урамыннан үтеп йөрергә бик үк теләмәсләр иде, чөнки асфальт өстенә туфрак сибелгән, төнге яңгыр аны юешләп тә куйган.

Кино төшерү командасы бүген Игнатов белән Бакиевның яшь чагында революция ясап йөргәннәрен һәм профессор Лейбеның университет бинасыннан йөгереп килеп чыкканын төшерә.

Бүгенге күренешләрнең “йолдызлары” – Иван Игнатов ролен башкаручы Евгений Морозов һәм үзебезнең – Татарстанның халык артисты Искәндәр Хәйруллин. Искәндәргә Бакиев роле бирелгән. Профессор Лейбе ролендә - Сергей Маковецкий.

Кремль урамына калын итеп туфрак җәелгән, такталар, капчыклардан баррикадалар ясалган, массовка китерелгән. Татарстан милли китапханәсенең тәрәзәләре кадакланган, университет ишекләренә листовкалар ябыштырылган. Урамда тимер кисмәкләр янып тора. Пиротехниклар чын сугыш төсе кертергә тиешләр. Гримерлар юнкерларның мәетләре булып уйнарга килгән ир-атларга канга баткан "бит"ләр ясыйлар.

Оештыручылар журналистларга, массакүләм эпизодлар төшерелгәндә, артистларга якын килергә, аралашырга ярамавын алдан ук кисәттеләр.

“Зөләйха күзләрен ача” сериалы Гүзәл Яхинаның шул исемдәге романы буенча төшерелә. Режиссеры - Егор Анашкин. Сериал “Россия 1” каналы өчен “Русское” кинокомпаниясе тарафыннан төшерелә.

("Татар-информ")
Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
Баннер в футере
ООО "Сельхозснаб"
ООО "Сельхозснаб"
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Ассоциация "Семена Татарстана"
Ассоциация "Семена Татарстана"
Мебельная территория
Мебельная территория
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ООО «Пестречинка»
ООО «Пестречинка»
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Финпром
Финпром
ООО «ДаМилк-Агро»
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Вот такие окна"
Компания "Вот такие окна"
Компания "Сабинские окна"
Компания "Сабинские окна"