Казанлы мошенникларга 11 миллион сум акча тапшырган
14 августа 2024
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
57 яшьлек казанлы мошенникларга 11 миллион сум акча тапшыра. Бу хакта шәһәр мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Мессенджерларның берсендә зыян күрүчегә янәсе аның директорыннан предприятиедә шәхси мәгълүматларны урлаулары турында хәбәр килгән. Ул аңлатканча, аңа хокук саклау органнары хезмәткәре шалтыратачак, һәм аның күрсәтмәләрен үтәргә кирәк булачак.
Соңрак казанлы белән башка ир-ат элемтәгә керә һәм аның исеменә билгесез кешеләр кредит рәсмиләштерергә тырышалар, дип белдерә. Зыян күрүче мошенникларга аның 2 млн сумнан артык акчасы барлыгын сөйли. Тагын 9 млн якын акчаны ир-ат өч төрле банкта кредит рәсмиләштереп ала. Бу акчаларны казанлы чит счетларга күчерә.
Зыян күрүче билгеләп үткәнчә, банкларның берсендә хезмәткәр аны кредит рәсмиләштергәндә туктатырга тырышкан. Ул хәтта аның хатынына шалтыраткан һәм булган хәл турында хәбәр иткән. Әмма мошенниклар ир-атны банк хезмәткәренә колак салмаска һәм аларның күрсәтмәләрен генә үтәргә күндергән.
Нәтиҗәдә казанлы ярдәм сорап "Горки" полиция бүлегенә мөрәҗәгать итә. РФ Җинаять кодексының «Мошенниклык» 159 маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
Фото: ТНВ
Источник: https://tnv.ru/tat/news/kazan/408954-kazanly-moshenniklarga-11-million-sum-akcha-tapshyrgan/

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
АБД-дом там, где мы
АГРО-РОСТ
ИДЕЛЬ списание долгов
КАН АВТО
КОЛЬЦО
ЛОТОС-МЕД
Мастерская Мустаевой
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Профсоюз ОАО "Татнефть"
СОЛИДКОРМ
ТАНК
ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)