Баннер в шапке
МЕНЮ
РАДИО ЕШЛЫКЛАРЫ
Азнакай
107,1 FM
Аксубай
104,3 FM
Актаныш
103,1 FM
Апас
104,4 FM
Әбсәләм
105,3 FM
Әлмәт
92,9 FM
Базарлы матак
107,1 FM
Балык бистәсе
104,9 FM
Баулы
107,5 FM
Биләр
101,7 FM
Болгар
106,0 FM
Бөгелмә
101,7 FM
Буа
100,3 FM
Зәй
106,6 FM
Кадыбаш
105,2 FM
Казан
91,5 FM
Кайбыч
106,1 FM
Кама тамагы
71,51 FM
Кукмара
107,9 FM
Лениногорский
102,1 FM
Мамадыш
106,2 FM
Минзәлә
107,3 FM
Мөслим
100,0 FM
Нурлат
104,7 FM
Олы Әтнә
71,42 FM
Сарман
107,8 FM
Теләче
106,1 FM
Түбән Кама
102,6 FM
Чирмешән
107,7 FM
Чистай
103,0 FM
Чүпрәле
91,0 FM
Шәмәрдән
102,3 FM
Яңа чишмә
107,0 FM
Яр Чаллы
105,5 FM
ЭФИРДА
Эфирны тыңлау
Эфирны карау

Казандагы 2нче гимназиянең яңа директоры: «Фәннәрне укыту татар телендә булачак!»

2 сентября 2020 ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Бүген пандемия шартларында Татарстан мәктәпләре яңа уку елын традицион форматта башлап җибәрде. Татар мәгарифенең йөзек кашы булган Казанның Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2нче татар гимназиясе яңа җитәкче белән уку елына аяк басты. Гимназияне 30 елга якын үстергән, татар дөньясына таныткан директор Камәрия Хәмидуллина август аенда җитәкчелекне Рамил Гайнуллинга тапшырды.

Бүген Белем көне уңаеннан гимназиягә җыелган күп кенә ата-аналар яңа директор турында үзара сөйләшеп алды. «Бигрәк яшь, булдыра алыр микән?», «Яңа директор нинди кеше икән? Тизрәк күрәсе килә», — диючеләр дә булды. Рамил Гайнуллинның ата-аналар, балалар алдында беренче чыгышыннан соң, берничә хатын-кызның: «Бигрәк матур кеше икән, үзенә карап торасы гына килә», — дигән сүзләрен ишетергә туры килде. 

Рамил Гайнуллинның тавышында дулкынлану хисе сизелсә дә, чыгышын матур, кыска һәм мәгънәле ясады.

— Фәннәрне укыту татар телендә булачак. Үзебезнең традицияләребездән һәм татар телендә төпле белем бирү максатыннан читкә тайпылмаячакбыз, — диде ул.

Казанның Мәскәү һәм Киров районнары буенча мәгариф бүлеге җитәкчесе Илмира Уразова укытучылар җыелышында яңа директорны коллектив белән таныштырган. Директор «Татар-информ» хәбәрчесенә коллективның аны җылы кабул итүе турында әйтте.

— Камәрия Зиннуровна дистә еллар эчендә көчле укыту системасын төзегән. Милли мәгарифнең флагманы булган 2нче гимназиягә туры килерлек итеп, эшләрен җиренә җиткереп башкара торган укытучылар сайланылган. Алар бүгенге көндә дә эшчәнлеген дәвам итә һәм киләчәктә дә шулай хезмәттәшлек итәрбез дип өметләнәм, — диде гимназия директоры.

Рамил Гайнуллин гимназиядә кардиналь үзгәрешләр кирәк түгел дип саный.

— Гимназия яхшы күрсәткечләр белән тәрбия һәм укыту процессын алып бара, балалар зур уңышларга ирешә, олимпиадаларда җиңә. Бердәм дәүләт имтиханын даими рәвештә 100 баллга биреп баручы укучылар әзерләүче укытучыларыбыз бар. Кискен үзгәрешләр кирәкми», — диде ул.

«Баламны да татар мәктәбендә укытасым килде»



Балаларын беренче сыйныфка озата килгән берничә ата-ана белән дә сөйләшеп алдык. 

Драматург, «Әкият» татар дәүләт курчак театрының сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниев гаиләсе белән бергә олы кызын беренче сыйныфка алып килгән.

— Үземнең балачак искә төште. Мин Аксубай районы Карасу авылында татар мәктәбен тәмамлаган идем. Баламны да татар мәктәбендә укытасым килде. 2нче гимназияне алдан ук сайладык та, баланы узган ел әзерлек төркеменә йөрттек, хәзер беренче сыйныфка килдек, — дип уртаклашты танылган драматург. 

Җырчы һәм продюсер Фәрит Таишев гимназиягә быел ике баласын укырга биргән.

— Кәефләр әйбәт. Күп танышларыбызның, якын дусларыбызның балалары 2нче гимназиядә укый. Барысы да монда уку әйбәт дип әйтә, шуңа күрә ике баланы да гимназиягә бирдек. Безнең өйдә татар мохите. Ләйлә беренчегә бара, аңа уку җиңел бирелер дип уйлыйм. Әнвәр дүртенче сыйныфка бара. Ул моңарчы башка мәктәптә кайбер фәннәрне рус телендә укыды. 2нче гимназиядә бар фәннәр дә татар телендә бирелгәч, улымның укуы өчен бераз борчылу бар. Ул татар телен яхшы белә, шуңа күрә киләчәктә барысы да яхшы булыр дип өметләнәм, — дип әйтте Фәрит Таишев. 

Казанның 4нче балалар хастаханәсе педиатры Ләйсән Саматова да дусларының киңәше белән олы кызы Әдиләне 2нче гимназиягә бирергә булган.

— Монда дусларыбызның балалары укый һәм алар бик канәгать. Уку татар телендә барганын беләм. Мин үзем дә чиста татар мәктәбен тәмамлаган кеше. Татарча укуның балага уңай йогынтысы булыр дип ышанам, аның ике телне дә камил белүен телим, — дип аңлатты Ләйсән Саматова.

Җырчы, конферансье Фәнил Вакказовка гимназия мохите күптән таныш.

— Олы баламны 2нче гимназиягә беренче сыйныфка алып килдем. Улыма караганда күбрәк үзем дулкынланам, үзем беренче сыйныфка барган кебек хис итәм. Элек «Сәләт”тә әйдаман булып эшләгәндә, күп кенә сәлкешләрем 2нче гимназиядән иде. Аларның тәртипле һәм белемле булулары ул вакытта ук мине җәлеп итеп калган иде. Танышларым, дусларым да балаларын 2нче гимназиягә бирделәр, — дип сөйләде Фәнил Вакказов.

«Быел бездә башлангыч сыйныф укучылары саны башка еллар белән чагыштырганда артты» 

Тантаналы чарадан соң Рамил Гайнуллин белән милли мәгарифкә карата фикер алыштык.

Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2нче татар гимназиясе - Казандагы бердәнбер чын татар мәктәбе дигән стереотип бар. Башкалада тагын әлеге гимназия кебек чын татар мәктәбе бармы?

Башка мәктәпләр өчен җавап бирә алмыйм. 2нче гимназиядә фәннәр, чыннан да, татар телендә укытыла. Башлангыч сыйныфларда белемне татар телендә бирүче, шулай ук кайбер төгәл фәннәрне татар телендә алып баручы мәктәпләр барлыгын беләм.

Татар мәктәбе булдыру өчен нишләргә кирәк?

2нче гимназия каршында балалар бакчасы бар. Татар телендә тәрбияләнгән сабыйлар гимназиягә укырга килә. Әлеге модельне һәр районның берәр татар мәктәбендә тулысынча кулланырга була. Моның өчен әллә ни күп финанс чыгымнар да кирәкми. Татар мәктәбе эшчәнлегендә коллективның һәм җитәкченең милли идеясе булу һәм фәннәрне ана телендә укытуның кирәклеген аңлау мөһим. Әлегә ике телне дә яхшы белүче укытучылар җитәрлек. Фәннәрне ана телендә укыган һәм рус телен дә камил белгән баланың мәгълүмат үзләштерү мөмкинлеге арта. Андый баланың фикер дәрәҗәсе яхшы якка үзгәрә. Ана телендә белем алуны мин отышлы дип саныйм.

Казанда күптелле мәктәпләр ачылгач, татар зыялылары балаларын шунда күчерер дип курыкмыйсызмы? Алар сезгә конкуренция тудырмасмы?

«Адымнар» дип аталган күптелле мәгариф комплексының үзгә мөмкинлекләре бар. Ул безгә зур конкуренция ясамас, чөнки татар мәктәпләренә ата-аналар балаларын аңлап бирә. Сайлау вакытында төп рольне, бәлки, мохит уйный торгандыр. Киләчәктә татар зыялылары балаларын милли мохиттә тәрбияләргә теләп, татар гимназиясенә бирер дип ышанам. Мәсәлән, быел бездә башлангыч сыйныф укучылары саны башка еллар белән чагыштырганда артты.

Фото: Рифат Каюмов
ИНТЕРТАТ
Башка яңалыклар
Шәрехләмә 0
Шәрехләмә калдыру
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
Баннер в футере
ООО "Сельхозснаб"
ООО "Сельхозснаб"
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Ассоциация "Семена Татарстана"
Ассоциация "Семена Татарстана"
Мебельная территория
Мебельная территория
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ООО «Пестречинка»
ООО «Пестречинка»
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Финпром
Финпром
ООО «ДаМилк-Агро»
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Вот такие окна"
Компания "Вот такие окна"
Компания "Сабинские окна"
Компания "Сабинские окна"