Баннер в шапке
МЕНЮ
РАДИО ЕШЛЫКЛАРЫ
Азнакай
107,1 FM
Аксубай
104,3 FM
Актаныш
103,1 FM
Апас
104,4 FM
Әбсәләм
105,3 FM
Әлмәт
92,9 FM
Базарлы матак
107,1 FM
Балык бистәсе
104,9 FM
Баулы
107,5 FM
Биләр
101,7 FM
Болгар
106,0 FM
Бөгелмә
101,7 FM
Буа
100,3 FM
Зәй
106,6 FM
Кадыбаш
105,2 FM
Казан
91,5 FM
Кайбыч
106,1 FM
Кама тамагы
71,51 FM
Кукмара
107,9 FM
Лениногорский
102,1 FM
Мамадыш
106,2 FM
Минзәлә
107,3 FM
Мөслим
100,0 FM
Нурлат
104,7 FM
Олы Әтнә
71,42 FM
Сарман
107,8 FM
Теләче
106,1 FM
Түбән Кама
102,6 FM
Чирмешән
107,7 FM
Чистай
103,0 FM
Чүпрәле
91,0 FM
Шәмәрдән
102,3 FM
Яңа чишмә
107,0 FM
Яр Чаллы
105,5 FM
ЭФИРДА
Эфирны тыңлау
Эфирны карау

Казанда «ШАЯН»да «Үзгәреш җиле» грандиоз балалар концерты узды

Тәүлек әйләнәсе татар телендә эшләүче беренче балалар каналы, Муса Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты «ШАЯН ТВ»га - 5 ел! Бу исә 5 еллык эшчәнлеккә нәтиҗә ясар һәм киләчәккә планнар белән уртаклашыр чак! 26 ноябрь көнне Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында үзенең туган көненә багышланган «ШАЯН»да «Үзгәреш җиле» балалар концертын оештырды! Татар дөньясының уникаль заманча проекты «ШАЯН ТВ» балалары катнашында узды! Әлеге чара, республикабызның мәдәни тормышында мөһим вакыйга буларак, меңгә якын сәләтле баланы бер мәйданчыкта җыйды! «Сәйлән» фестивале җиңүчеләре башкаруында кабатланмас җырлар, талантлы башкаручылар һәм, әлбәттә, «Балачак җыры» балалар җыры бәйгесе клипларының премьералары концерт программасын бизәде! Чараның алып баручыларының берсе булып, бүгенге көндә бик популяр булган нейрочелтәр ярдәмендә ясалган «ШАЯН ТВ»ның геройлары тамашачыларны шаккаттырды. Быел каналның иң грандиоз проекты - «Сәйлән» телевизион җыр фестиваленең дә 5 еллык юбилей сезоны билгеләп үтелде! Шуңа күрә, концерт программасында тамашачылар өчен бик күп сюрпризлар булды. «Сәйлән» фестиваленең җиңүчеләре татар эстрадасы йолдызлары белән бер сәхнәдә балкыдылар! Алар арасында: Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Венера Ганеева, яшь, талантлы җырчы Сәйдә Мөхәммәтҗанова, Яр Чаллы шәһәренең «Мизгел» җыр театры һ.б. йолдызлар урын алды. «Сәйлән» лауреатлары башкаруында татар халык җырлары үзенчәлекле аранжировкалар белән яңгырады! Шулай ук бәйрәм чарасында «Сәйлән» телевизион җыр фестивале җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы да узды, алар үзләренең лаеклы бүләкләренә ия булдылар! Җиңүчеләрне Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Готыф улы Әхмәтов үзе бүләкләде. Моннан тыш, концертта Комиссия ярдәме белән үткәрелгән «Балачак җыры» IV балалар җыры бәйгесендә җиңү яулаган җырларга төшерелгән күптән көтелгән 5 клип тәкъдим ителде. Шуны да әйтеп үтәргә кирәк, бәйрәм чарасында дәрәҗәле кунаклар да катнашты. Балаларны котларга, ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Гәрәй улы Һадиуллин, ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Ринат улы Зарипов, ТР Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе урынбасары Камил Әсгать улы Ногаев һәм «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең генераль директоры Илшат Юныс улы Әминев килде. «ШАЯН ТВ» каналының туган көненә багышланган бәйрәм концерты гөрләп узды! Балалар тамашачыларга бөтенләй яңа яктан ачылдылар. Яраткан тамашачыларыбыз нәни йолдызларны кайнар алкышларга күмделәр, үзләренең рәхмәт сүзләрен җиткерделәр! Әлеге грандиоз вакыйганың телеверсиясен 16 декабрь көнне «Татарстан - Яңа Гасыр» каналында, 17 декабрь көнне «ШАЯН ТВ» каналында күрергә мөмкин булачак. Источник: https://tnv.ru/tat/news/media-m-it/358248-kazanda-shayan-da-zg-resh-ile-grandioz-balalar-kontserty-uzdy/
Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
Баннер в футере
ООО "Сельхозснаб"
ООО "Сельхозснаб"
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Ассоциация "Семена Татарстана"
Ассоциация "Семена Татарстана"
Мебельная территория
Мебельная территория
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ООО «Пестречинка»
ООО «Пестречинка»
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Финпром
Финпром
ООО «ДаМилк-Агро»
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Вот такие окна"
Компания "Вот такие окна"
Компания "Сабинские окна"
Компания "Сабинские окна"