Казанда Левченко бистәсендә «Сөләйман» мәчетенең яңа комплексы ачылды
17 ноября 2023
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Бүген, 16 ноябрьдә, Казанда Левченко бистәсендә «Сөләйман» мәчетенең яңа комплексы ачылды.
Биредә 2021 елдан 2023 елга кадәр төзелеш эшләре алып барылган, мәчетнең иске бинасы сүтелеп, гомуми мәйданы 1 000 кв. метрдан артып киткән, яңа мәчет һәм мәдәни үзәктән торган комплекс төзелгән.
Зур намаз залы якынча 300 намаз укучыга исәпләнгән. Икенче катта хатын-кызлар өчен зал урнашкан. Мәчеттә шулай ук төрле кабинетлар, тәһарәтханә бар. Комплексның уку сыйныфлары һәм ашханә белән җиһазландырылган ике катлы ягында ислам мәдәнияте үзәге урнашкан.
Мәчет проекты авторы - архитектор Искәндәр Еникеев.
Фото: dumrt.ru
Автор: Источник: https://tnv.ru/tat/news/dean/356738-kazanda-levchenko-bist-send-s-l-yman-m-chetene-ya-a-kompleksy-achyldy/
Башка яңалыклар
Загрузка
ООО "Сельхозснаб"
Агро-Простор
АГРО-РОСТ
АО СЕТЕВАЯ КОМПАНИЯ
АРСКИЕ УСАДЬБЫ - СЕТЬ БАНКЕТНЫХ ЗАЛОВ
Дамилк Агро
ИП Набиуллин И.Х.
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ПАО "Таттелеком"
Производственная компания «Агромастер»
РАДУЙ
РМЗ- Кузембетьево
Санаторий "Бакирово"
СМУ-88
СОЛИДКОРМ
ТАМЛЕТТО
Теплица
ТЦ ПОРТ
ФК РУБИН
ЭНЕРГОБАНК
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)
